Россиялеләр Макс белән мобиль интернет кулланмыйча 1 августтан файдалана алачак
«Мегафон», «Билайн», МТС һәм T2 абонентлары 1 августтан мобиль трафик тотмыйча гына МАКС мессенджерыннан файдалана алачак. Операторлар платформа белән сервиска туры килгән бөтен трафик өчен түләүне нульгә төшерергә килештеләр, дип хәбәр итә ТАСС.