erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 31 июльдә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

Җомга көнне, 31 июльдә, республикада аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 13 м/с, яшен вакытында көчәю 15-18 м/с. Төнлә температура +11...+16 градус тәшкил иткән, көндез һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак.

Казанда аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә. Җил көньяк – көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, 5-10 м/с, тизлеге 13 м/с кадәр, яшенле яңгыр көчәю вакытында 15-18 м/с.көндез башкалада - +21..+23 градус.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев