«Әлифба» тавы итәгендә
Мондый очрашулар бик файдалы.
Октябрь аенда булачак Вагыйзов-Вәлитова укуларына хәзерләнәбез. Ул республика фәнни-гамәли конференция тибында узачак. Шул уңайдан Сәләй Вагыйзовның туган җиренә – Самара өлкәсе Байтуган авылына музей экспедициясе оештырдык. Десант Байтуганга 28 июль көнне килеп төште. Аның составында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, Вагыйзов-Вәлитова әлифбасын хәзерге шартларга яраклаштырып эшкәртүче ветеран-укытучы Мәҗүдә Камалиева һәм “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев иде.
Быел Байтугандагы Вагыйзов музей-йортына 10 ел тула.
Шул вакыт эчендә бу музейны 29 мең кеше карап өлгергән. Шулар арасында республикада танылган шәхесләр бар. Язучылар Айдар Хәлим, Флера Тарханова, Илфак Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Роберт Андреев, Лилия Гыйбадуллина, тарихчы-галимнәр Фәйзелхак Ислаев, Альберт Борханов, ислам дине белгечләре Ильяс Җиһаншин, Җәлил хәзрәт, кино режиссеры Илдар Ягъфаров, журналистлар Илзирә Юзаева, Зилә Мөбәрәкшина, Динара Әхмәт, Фәния Әхмәтҗанова, Риман Гыйлемханов, Татар Конгресс җитәкчеләре Данис Шакиров, Камәрия Зиннуровна, районыбызның олпат шәхесләре Илдус Сәгъдиев, Наил Габдрахманов, Шәфигулла Гарипов. Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың улы Камил, килене Лилия, оныклары Аида өч мәртәбә булганнар. Экскурсиягә килүчеләрнең географиясе дә бик киң: Сахалин, Магадан, Коми Республикасы, Бурятия Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, АКШ, Казахстан, Уфа, Сочи – барысы 28 регионнан.
Шушы еллар эчендә музей бик нык баетылган, меңгә якын экспонат тупланган, 2021 елда яңа музей концепциясе эшләнеп яңартылган. Музейның бик үзенчәлекле традицияләре булдырылган. Әйтик, яңа өйләнешкән парлар киләләр. Аларга Нурания ханым Сәләй белән Рәмзиянең фаҗигалы язмышын, ничек гаиләне саклап калу тарихын сөйли. 7 пар килгән инде. Алар яңадан бәби тугач киләләр икән. Ярдәм итүчеләр дә бар. Үзләре дә бүләк алып китәләр: матур савыт, ләкин буш түгел, ә бал белән тутырылганны. Биредә барлык истәлекле көннәр билгеләп үткәрелә: яңа ел бәйрәме, 8 март, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, Җиңү бәйрәме, Татарстан Республикасы көне һәм башкалар.
Музейга җан өрүче һәм аның җитәкчесе Нурания Абзалова.
Ул гомере буена авылның фельдшеры булып эшләгән, Самара өлкәсенең атказанган медицина хезмәткәре. Үзләреннән шундый бөек зат чыкканын ул 1998 елда Сәләй Вагыйзовка 90 яшь тулган вакытта белеп ала. Вагыйзов Вәлитованы ул чакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итә. Репортажны ТНВдан күрсәтәләр.Шунда Сәләй Гататович “Мин Байтуганда тудым, Байтуган малае” дигән җөмлә әйтә. Нурания шуны ишетеп Әлифба бабайга хат язаБер ел хат алышкач аларга очрашу насыйп була: Нурания ханым Арча педагогия көллиятендә Әлифба музее ачу тантанасында катнаша.
Әлеге ханым Байтуганда музей булдыручы кеше. Мең төрле каршылыкларны җиңә барып ул Сәләй Вагыйзовны туган җирендә таныта. Бу шәхеснең бөтен татар дөньясы өчен тиңдәшсез хезмәт башкаруын исбатлый ала. Авырлыклар аша җир сатып алына, бина төзелә, экспонатлар туплана.
Дүрт сәгать эшлекле аралашу барды Байтуганда. Һәр ике як сөйләү барышында күп нәрсәләр ачыкланды, экспонатлар алмашу булды. Мондый очрашулар бик файдалы.
Без Байтуганнан киткәндә Әлифба тавындагы “Әлифба” дигән язу безне озатып калды. Бу да хыялый Нурания ханым идеясе.
Дамир Таҗиев, "Әлифба" музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев