erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Аш серкәсеннән башка кәбестә тозлау РЕЦЕПТЫ

Аш серкәсе белән әзерләнгән ризыкны бар кешенең дә ашказаны кабул итмәскә мөмкин.

Тозлау  өчен ак башлы, тыгыз кәбестә алам. Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә  25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уам. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куям.

Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкнын сабы белән баскалыйм, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотам.

Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куям. Мичкә тәгәрәткән вак бәрәңге белән тәмлелеген белсәгез! Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.

Чыганак(+фото): https://vatantat.ru/2023/11/126707/
© Ватаным Татарстан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев