Бәрәңге янына нәрсә утыртырга ярамый?
Бу турыда киңәшләребезне укыгыз
Бәрәңге янына берничә төрле үсемлекне утыртырга ярамый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Пасленчалар гаиләсендә үсемлекләр — помидор, борыч һәм баклажанны бәрәңге янына утыртмагыз. Аларның авырулары бертөрле. Әгәр берәрсе авырый башласа, мәсәлән, фитофороз белән, авыру башкаларына да күчеп бетәчәк.
Бакча җиләген дә бәрәңге янына утыртмау хәерле. Бәрәңгегә җиләктән соры черек иярергә мөмкин. Өстәвенә, нематода, каты корт та күчүе бар.
Бәрәңге янына көнбагыш утыртырга ярамый. Ул туфрактан туклыклы матдәләрне алып бетерә, өстәвенә, күләгә ясый.
Бәрәңгене алмагач, чия һәм виноград янына да утыртмау хәерле, диелә хәбәрдә.
http:// http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/brge-yanyna-nrs-utyrtyrga-yaramyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев