erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Янгын хәбәрчесе һәр йортта булсын!

Еш кына янгыннар төнлә, кешеләр йоклаганда килеп чыга. Янгыннар булмасын өчен, гомерләрне һәм мал-мөлкәтне янгыннан саклап калу максатыннан без тагын бер кат өйләрегезгә төтен исен сизеп алып, чыелдап белгертүче прибор алып куярга киңәш итәбез. Без бу турыда кат-кат әйтеп торабыз. Әмма... күпләр моңа колак салмый.

 Бу янгынны белгертүче приборның ни өчен кирәклеген һәркайсыбыз аңлый. Сезгә бер сорау: сез үз йортыгызда, әгәр дә янгын башланса, шушы приборның чыелдап, сезгә хәбәр итүен теләр идегезме. Бигрәк тә йоклаган вакытта. Әлбәттә, теләр идегез. Ә ни өчен алып куймыйсыз?! Ул бит кыйммәт түгел. Ә-ә, сез үзегездә янгын килеп чыкмас дип уйлыйсыз. Кызганыч, ә янгыннар булып тора.  

Күзәтүләрдән чыгып, янгыннарның төп сәбәпләрен әйтәбез: төп сәбәпләре электр җиһазлары, чыбыкларның иске, төзек булмавы, мичнең һәм төтен юллыкларының төзексезлеге, кагыйдәләргә туры китереп эшләнмәве, исерек хәлдә урын-җирдә тәмәке тартулар, шул килеш йоклап китүләр һ.б.  

Янгынны белгертүче приборны кибеттән алып, үзең дә куя аласың. Алар өй эчендә, ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган. Приборны куллану бик җиңел һәм гади. Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электрга тоташтыру кирәкми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк. Янып-сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен күрсәтә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, чыелдавыклы тавыш чыгарып, янгын турында хәбәр итәләр. Ялгыз яшәүчеләргә, күп балалыларга бу бигрәк тә кирәк. Хәтта ул тавышны күршеләр дә ишетеп керә. Андый очраклар бар.

Мондый янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне дә булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, йортта һәм ишегалдында да булырга тиеш. 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында рәтләргә онытмагыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Наил Бәйрәмов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт өлкән тикшерүчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X