erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“Ирем намаз укымый, ул корбан чала аламы?”

“Корбан чалгач, итне ничә көн сакларга ярый? Ничә көн эчендә аш уздырырга кирәк?” - газета укучыларыбыздан килгән корбан чалуга кагылышлы сорауларга Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

“Нәзер корбаны бөтенләе белән таратылырга тиешме?”
– Үзең, әти-әниең, балаларың, оныкларың ашарга тиеш түгел. Таратып бетерергә кирәк. Нәзер корбанын нәкъ гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Корбан гаетендә чалырга уйлаган булсагыз, иң элек фарыз корбанны чаласың. 

“Гафу итегез, итне мохтаҗларга бөтенләй бирергә ярыймы? Өчкә бүлмичә диюем”.
– Ярый. 

“Корбан ите өч өлешкэ бүленә, әгәр мин бер өлешен үземә алып калып, калган өлешләрен мохтаҗларга бирсәм? Туганнарга таратмыйча?
– Мохтаҗларга бирү бик әйбәт. Әмма туганнарга да таратырга тырышыгыз. Туганлык җепләрен ныгыта бит ул.

“Сарык буаз булса ярыймы? Сатып алганда белеп булмый бит аның нинди буласын?
– Белеп алмасагыз, ярый.

“Ирем намаз укымый, әмма догалар өйрәнә башлады. Аңа корбан чалырга рөхсәт ителәме?”
– Рөхсәт ителә.

“Корбан чалганда нинди дога укырга кирәк?”
– Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ.
(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр).
Соңыннан ният әйтелә:
“Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл. “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!” – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалып җибәрәсе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Корбан хайваны тәкә булса ярыймы?”
– Ярый.

“Корбан чалгач, итне ничә көн сакларга ярый? Ничә көн эчендә аш уздырырга кирәк?”
– Аның төгәл вакыты юк. Ничек булдырасыз, шулай.

“Корбанга куй сарыгы чалынамы? Аның койрыгы тумыштан юк бит инде”.
– Чалына.

“Малларыбыз ел да зыянлый, мондый хәл башка булмасын дип корбан чалдырырга буламы?”
– Гадәти корбан итеп чаласыз да хәерле шифасын сорап дога кыласыз.

“Асылынып үлгән кешегә корбан чалдырырга ярыймы? Имеш, асылынып торган җиреннән төшә дип ишеткән идем”.
– Үзенә кул салган кеше гөнаһлы санала. Мөселман булган икән, аның исеменнән корбан чалырга ярый. Ул аның өчен изге гамәл санала. Аллаһ каршында корбан бу кешенең хәлен җиңеләйтер дип өметләнәбез. Аллаһка гына мәгълүм.

Чыганак : http://shahrikazan.ru/news/din/irem-namaz-ukymyy-ul-korban-chala-alamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X