erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кайда шашлык кыздырырга ярый?

Татарстанда яшәүчеләргә май бәйрәмнәрендә шашлыкны кайда кыздырырга мөмкин булуы турында аңлатып үтелгән.

Аны бары тик махсус тимер савытларда гына әзерләү рөхсәт ителә. Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шулай дип белдергән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башка шартлары да бар. Тимер савытны теге яки бу корылмадан яки агач-куаклардан кимендә биш метр ераклыкка урнаштырырга кирәк. Шулай ук савыт тирәсендә ярты метрлы ара корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартылырга тиеш.
Моннан тыш, табигатьтә ризык әзерләүченең тегендә-монда китеп югалуы катгый төстә тыела. Утны ул гел карап-күзәтеп торырга тиеш. Шул ук вакытта аның кул астында янгын сүндергеч булырга тиеш. Соңыннан, ут пыскып тормасын өчен, күмерләрне сүндереп китәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, Татарстанда өч көн эчендә корыган үлән һәм чүп-чар янып китү сәбәпле 100дән артыграк янгын очрагы теркәлгән. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X