erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хәтерне яхшырту буенча 10 КИҢӘШ

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас.

1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тыршыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.

3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

4. Тиешенчә йоклау. Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш.

5. Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.

6. Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә олы кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7. Уен коралларында уйнау файдалы.

8. Гадәтләрне үзгәртү. Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, чәч тараганда, теш чистартканда кулларны алыштырып эшләгез.

9. Төрле башваткычлар, судоку, кроссворд, шашка, шахмат, домино уеннары хәтерне ныгытырга ярдәм итә.

10. Күбрәк кеше арасында булыгыз, ялгыз калып үз эчегезгә бикләнмәгез.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/khterne-yakhshyrtu-buencha-10-kish

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X