erid:2VtzquqpS7d
Гөлүсәгә уңышлар телик!
Арча яңалыклары

Гөлүсәгә уңышлар телик!

Алда дәрәҗәле турнир көтә.

🥊 Казанда зур бокс!  🥊

6 ноябрьдә "Баскет-Холл" аренасында Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан халыкара бокс турниры була.

🥊Турнир бер мәйданга өметле, көчле яшь спортчыларны һәм бокс йолдызларын җыя. Тамашачыларны Россия һәм чит ил боксының иң-иңнәре белән очрашу көтә.

✨  Безнең горурлану өчен аерым сәбәп бар. ✨ Якташыбыз, халыкара класслы спорт остасы Гөлүсә Галиева беренче тапкыр AFL! версиясе буенча дөнья чемпионы исеменә титуллы көрәштә катнашачак.

🥊Бу безнең спортчы һәм барлык Арча өчен тарихи вакыйга. Әйдәгез, Гөлүсә өчен бөтен республика белән җанатыйк!  Алга, Гөлүсә! Җиңәргә! 🏆

#бокс #ГелюсаГалиева #БаскетХолл #Казань #АрскийМР #Татарстан #чемпионатмира #AFL #болеемзанаших


Арча хәбәрләре

Нет комментариев