Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутаты Айдар Метшин Татарстаннан сайланган парламентарийларның алдагы эшендә өч төп юнәлешкә игътибар биреләчәген белдерде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, сайлаучыларның мөрәҗәгатьләрен хәл итү, республикага федераль финанслар җәлеп итү бар.
Депутат сүзләренчә, беренче чиратта законнар чыгару эшен дәвам итү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән законнар кабул итү мөһим. Ул үзе һәм командасы башлап җибәргән «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проектының дәвам итәчәген һәм яңа дәрәҗәгә күтәреләчәген билгеләп үтте.
Икенче юнәлеш — сайлаучыларның үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру. Бу эш муниципалитетлар, Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте белән берлектә алып барылачак. Шулай ук гражданнарны даими кабул итү һәм алар күтәргән мәсьәләләр буенча бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту каралган.
Өченче бурыч республикага өстәмә федераль финанслар җәлеп итү белән бәйле. Айдар Метшин әйтүенчә, депутатлар эшче төркемнәр составында эшләячәк, федераль башкарма хакимият органнары һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу Татарстан предприятиеләренә һәм оешмаларына дәүләт ярдәме чараларын алуда булышуга, шул исәптән дәүләт программаларында тотылмый калган федераль акчаларны төбәкләр арасында бүлгәндә республика мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдереләчәк.
Нет комментариев