Таныш булыйк!
Район Иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова яңа составка, эшләрендә уңышлар теләп, таныклыклар өләште. Дөресен генә әйткәндә, иҗтимагый совет әгьзалары моңарчы эшләп килгән активистлар. Бик кызганыч, иң активларның берсе - Илдус Сәгьдиев китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Илдус абыйны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Яңалардан - махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан Динар Абдуллин иҗтимагый совет составына кабул ителде.
Иҗтимагый совет һәрдаим урыннарга барып, тормышны өйрәнеп, уңышларны күреп, проблемаларны ачыклап, район җитәкчелегенә җиткереп, шулай бергә-бергә матур гына эшләп килә. Авыл җирлекләрендә, район оешмаларында, төзелеш обьектларында күчмә утырышларны һәрдаим үткәрәләр. Эшләрендә уңышлар! Без бергә!
Нет комментариев