erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан ярминкәләрендә фермерлар 871,5 млн сумлык продукция саткан

Татарстанда узган җиде ярминкә көнендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 871,5 млн сумлык продукция саткан. Ярминкәләргә социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларын китерү күләме дә арткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Аерым алганда, ярминкәләргә сыер ите китерү 15,8 процентка арткан һәм 345,2 тонна тәшкил иткән. Дуңгыз ите күләме — 16,5 процентка, колбаса эшләнмәләре — 19 процентка, он — 21,4 процентка, карабодай ярмасы — 27,4 процентка күбрәк китерелгән. Шулай ук атланмай белән көнбагыш мае күләме дә, узган ел белән чагыштырганда, 16,8 һәм 13,8 процентка арткан.

Ярминкәләргә барлыгы 994,5 мең данә йомырка китерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 37,8 мең данәгә күбрәк.

24 октябрьдә «Татпотребсоюз» оешмасы карабодай ярмасын ярминкәләрнең төп мәйданчыкларына диярлек китерүне оештырган. Җиде ярминкә көне дәвамында әлеге продукциянең гомуми күләме 22,1 тонна тәшкил иткән.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев