erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

2026 елда Казанның җәмәгать транспортыннан 166 млн пассажир файдаланган

Бу сөендерә

2026 елның тугыз аенда Казанның җәмәгать транспорты белән 166 млн пассажир файдаланган – бу узган ел белән чагыштырганда 1 млн га күбрәк. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

“2024-2025 елларда пассажирлар агымының кимүе күзәтелүен исәпкә алсак, бу безне шатландыра. Ел ахырына пассажирлар саны тагын да артыр дип өметләнәбез”, - дип белдерде Илдар Шакиров.

Йөрүнең төп күләме автобусларга туры килә, әмма аларның өлеше тугыз ай эчендә бер процент пунктына – 62,5% ка кадәр кимегән. Электр транспорты өлеше, киресенчә, бер процент пунктына – 37,5% ка кадәр арткан. Метрополитен өлеше 19% ка кадәр арткан (эш көннәрендә – 140 меңгә якын пассажир), трамвайлар – 7%, троллейбуслар – 12%.

Шакиров билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда метрополитеннан файдалану ел саен арта.


Нет комментариев