erid:2VtzquqpS7d
Клуб ябылса да, алар таркалмаган
Арча яңалыклары

Клуб ябылса да, алар таркалмаган

Авыл йолаларын саклаучылар.

Яңасалада "Көмеш чулпы" ансамбле, клуб эшләмәсә дә, таркалмаган. Китапханәгә җыелалар. Төрле чараларда катнашалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыралар.

Яңасала китапханәчесе Фәридә Борханова сөйли: "Миндә инде, китапханәдә җыелабыз. Төрле чараларга чакырам, вәгазь кичәләре үткәрәбез, арабызда авылның абыстае Зилә Исмәгыйль кызы да бар, ул бик үтемле вәгазьләр сөйли, төрле очрашуларга йөрибез, бәйрәмнәрне берсен дә калдырмыйбыз, керәшен бәйрәмнәрен дә, татар бәйрәмнәрен дә. Рәхмәт аларга. Исән-сау булсыннар!".

Район Иҗтимагый советы күчмә утырышында да бик теләп катнашты алар. Мәктәпкә балалар белән очрашуга да керделәр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев