erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ковид билгеләре сизелә башлауга, нәрсә эшләргә кирәк?

Үзегездә коронавирус билгеләрен сизсәгез яки ковид диагнозы куелган кеше белән контактта булып, вирус йоктырдым дип шикләнсәгез, витаминнар эчә башларга һәм туклану рационын үзгәртергә кирәк, дип киңәш итә диетолог Гөлназ Гыймранова. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

Аның сүзләренчә, авырудан саклану өчен иммунитетны ныгытырга кирәк.
- Моның өчен менюга аксым кертегез. Ул иттә, балык, чикләвек, сөт продуктларында бар. Безнең иммун күзәнәкләре (лимфоцит, лейкоцит, нейтрофиллар һәм башкалар) нигездә шулардан тора.

Рационда майлар да булырга тиеш (кәҗә сөте, ит, балык, сало, сыер мае). Күзәнәк мембранасы майдан тора, ә ул аны чит микроорганизмнар үтеп керүдән салый.

Составында шикәр булган продуктларны куллануны туктатабыз. Алар организмдагы витаминнар һәм минералларны юып чыгара, шуның белән иммунитетны да киметәләр.

Беренче көннән үк биш көн дәвамында көненә өчәр капсула Циклоферон эчегез.

Биш көн буена көненә өч тапкыр 1000әр мг С витамины эчегез, биш көннән соң тәүлегенә 500әр мг.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ай дәвамында көненә бер мәртәбә Д витамины (5000 ме), 10000 ме А витамины, 30 мг цинк, төнгә 400 мг магний эчегез.

Әмма бу әле табибка бармаска, пцр-тест бирмәскә, үпкәләрне тикшертмәскә дигән сүз түгел. Иң мөһиме температураны төшерергә тырышмагыз. Ни өчен дигәндә, организмга вирус яки бактерия үтеп кергәч, температура күтәрелә. Безнең организм теләсә кайсы вирусны “танып ала” һәм тәннең температурасын билгеле бер чиккә (38,5-40,5) күтәреп, интерферон бүлеп чыгара. Ә ул, үз чиратында, вирусны үтерә. Моңа якынча 24-27 сәгать кирәк була. Нәтиҗәдә организм шул вируска каршы антитәнчекләр барлыкка китереп, иммунитет тагын да ныгый, - ди диетолог.

Фото: https://pixabay.com/ru

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/kovid-bilgelre-sizel-bashlauga-nrs-eshlrg-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X