erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кырымга машина белән баручыларга берничә киңәш

Җәйге ялларны быел күпләр, узган елдагыча, илнең көньяк курортларында уздырырга җыена. Туристлар яратып йөргән Төркиягә юллар әлегә ябык, калган чит илләргә барыр алдыннан һәм кайткач коронавируска тест бирергә кирәк. Өч кешелек гаилә бюджеты өчен бу сумма 18 мең сумга төшә. Шуңа да күбебез Кара диңгез ярларын сайлый.

Ял арзангарак чыксын өчен, үз машиналарында баручылар да юк түгел.  Озын юлны исән-имин үтәр өчен “АиФ” профессиональ машина йөртүчеләрдән лайфхаклар җыйган.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер тәүлек рульдә бару тәҗрибәле йөртүчеләр өчен дә ансат түгел. Ул организм өчен дә зур сынау.    
Шуңа да иң беренче итеп маршрутны дөрес сайлау. Алдан ук төнне кая үткәрәсен, аның өчен нинди шәһәр, торак пунктка тукталасын чамалап куегыз. Шул ук вакытта навигаторга да йөз процент ышанып бетермәгез. 
Иң яхшысы – юлга иртән иртүк кузгалу. Бу вакытка юлда машиналар да азрак була. 
Дүрт сәгать саен 45 минутлык тәнәфес ясагыз. Юлда ун сәгатьтән дә артык барырга киңәш ителми. Ун сәгать барганнан соң, игътибарлылык кими. Тукталышлар ясап 12 сәгать бару – тәҗрибәле машина йөртүче өчен максимум вакыт. Чакрымнар белән исәпләгәндә, 800-900 км килеп чыга. 
Соңгы чакрымнарны көчәнеп барырга кирәкми. 100-150 чакрым калган булса да, төн кунар өчен урын табыгыз. Блның соңгы чакрымнары иң авыры һәм куркынычы. Юл һәлакәтләренең 80 проценты шуңа туры килә, ди белгечләр. 
Юлга чыгар алдыннан кечә телефонына өстәмә батарея алыгыз. 
Юлга аудиокитаплар алу да файдалы. Музыка тыңлап бару ардырса, китап тыңлыйсыз.  
Машиналарны урап үтәргә ашыкмагыз. Фуралар артыннан барып, машинаныдң аның аэродинамик “күләгәсе”ндә хәрәкәт итүе ягулыкны 20 процентка кадәр саклавын белә идегезме икән?
Юлда күп итеп ашамаска кирәк, югыйсә шунда ук йокы килә башлый. Ашау арасында кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, су, суыра торган кәнфит ярап куя. 
Машина йөртүче янында барганда йокламаска тырышыгыз. Киресенчә, аны төрле кызыклы темаларга сөйләштерергә тырышыгыз. Сөйләм аппараты эшләгәндә, баш мие активлаша. Әмма бу да озак вакытка җитми. Бер сәгатьтән сөйләшеп тә арасың. 
Юлга үзегез белән нәрсәләр алырга?
Су. Ул эчәргә дә, кул юарга да, машинага да кирәк. 
Мотор мае.
Тәгәрмәч ремонтлар өчен кирәк-яраклар.
Фара өчен запас лампалар.

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyrymga-mashina-beln-baruchylarga-bernich-kish

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X