erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пәйгамбәребез турында нәрсә беләбез?

Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) ана карынында чагында ук әтисез калган.

Аңа 6 яшь булганда әнисе үлә, рәсүлебез бабасы тәрбиясендә кала. Ул да ике елдан соң бакый дөньяга күчә.

Пәйгамбәребез 25 яшендә Хәдичә исемле, тол, зирәк, үзеннән 15 яшькә олырак хатын-кызга өйләнә.

Хәдичә анабыз белән сөекле пәйгамбәребезнең 6 баласы була. Болар – Касыйм, Габдулла, Фатыйма, Зәйнәп, Өмме Көлсем, Рокыя.

 

Өч хәдис

Үзенә теләгәнне кардәшенә теләми торып, берегез дә иманлы булмас.

Кешегә башкалар алдында хур булу өчен дүрт нәрсә җитә: бозык булу, каты телле, саран һәм куркак булу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ахирәттән кала бөтен эшләрдә дә ахырын уйлау һәм сабыр итү кирәк.

 

Гыйбрәт ал! — руб.

Ярату ул  үзең турында оныту

Локман Хəкимнең бер дусты булган, Локман Хəкимне шулкадəр хөрмəт иткəн: ризыгын да иң элек аңа тəкъдим итә торган булган. Бервакыт аңа кавын бүлəк иткəннəр. Ул, кавынны кисеп, Локман Хəкимгə биргəн, Локман Хəким бик тəмлəп ашый башлаган. Аңа кызыгып, дустының да ашый башлавы булган, кавын авызга алгысыз ачы булган. Гаҗəплəнеп: «Ни өчен ачы дип зарланмадың?» – дигəн. «Мин кавынга түгел, бирүче кулга игътибар иттем. Чын дус кулында ачы əйбер дə татлы була, чын дус янында караңгылык та кимеп китə, авырлыклар да җиңелəя», – дигəн. Ярату ул – үзең турында оныту. Чын дус дустының мəнфəгатен үз мəнфəгатьлəреннəн өстен куя, ул синең өчен тырыша (яхшы табиб кебек). Табиб та бит укол кадарга да мөмкин, əче дару бирергə дə, операция ясап, кайсыдыр җиреңне кисеп авырттырырга да мөмкин, лəкин ул аны синең өчен эшли. Кайвакыт дусларның туры сүзен кабул итə алмыйбыз, үпкəлибез, араларны өзəбез. Хаталарыңны күреп төзəтергə тырышучыларны читкə тибəреп, яныңнан куып харап була күрмə.

(«Локман Хәким нәсыйхәтләре» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X