erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Уразаны өч көнләп тоту дөрес түгел» (Интертат, Чулпан Шакирова)

Бүген барлык мөселман дөньясы айлар патшасы булган - Рамазан аена аяк басты.

Бер ай буе барлык шайтаннар богауланган изге ай, ураза тотуның фазыйләтләре, тыелган гамәлләр һәм укучыларыбыздан килгән башка сорауларга “Күзгә-сүз” тапшыруының бу атна кунагы –  Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

Рөстәм хәзрәт, Рамазан аеның кыйммәте нәрсәдә?

- Аллаһның рәхмәте белән, Рамазан ае ул – күптән көтелгән кунак. Рәсүлебез (с.г.в.)үзенең хәдис-шәрифләрендә Рамазан аен “Барлык айлардан да хәерлерәк ай”, - ди. Намаз укысак, үзенә күрә әҗер-савап алабыз, мескен яки ятимгә ипи алып бирсәк, тагын бер төрле савабы языла. Аллаһ Тәгалә: “Рамазан минеке һәм мин аны үзем бирермен”, - ди. Әгәр без тулы иман белән, изгелектә уразаларыбызны тотсак, Гаеткә килгәндә гөнаһсыз сабый кебек булырбыз. Рамазан аенда барлык догалар кабул була торган Кадер кичәсе бар. Миннән еш кына: “Хәзрәт, кайсы вакытта сораган теләк үтәлә?” диләр. Кадер кичәсендә укылган барлык догаларга, теләкләргә Аллаһ Тәгалә җавап бирә. 

Безнең тыңлаучыларыбыз арасында күп еллардан бирле ураза тотучылар да, быел гына тәвәккәләүчеләр дә бардыр. Уразага ният ничек кылына? 

- Ният – иң мөһиме. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Һәрбер гамәл нияткә карап саваплы һәм гөнаһлы булырга мөмкин”. Күрше дә тота, дустым да тота, хатыным да тота, мин дә тотыйм инде дип ниятләү ул гади генә ураза тоту булырга мөмкин. Ә инде “Я Раббым, синең ризалыгың өчен таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ураза тотарга ниятләдем. Миңа ярдәм бир, көч-куәт, саулыгымны бир”, - дип ниятләсәң, Аллаһ Тәгалә бу уразаны кабул итә. 

Нияткә бәйле төрле сораулар туа. Мәсәлән, сәхәргә тормыйча, йоклап калу. Рәсүлебез (с.г.в.): “Иртән торыгыз, иртәнге ризыкларны ашагыз, аның эчендә бәрәкәте бар”, - ди. Ул бик изге вакыт, сәхәрдә кылган догалар да кабул була. 

Әгәр кеше сәхәргә тора алмаган икән, ә кичтән “Иртәгә сәхәргә торам, уразага керәм”, - дип ниятләгән булса, шушы эчтәге ният белән дә уразаны дәвам итәргә мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уразаның ункөнлекләре турында да сөйләшеп үтик әле.

- Раббыбыз шулай тәкъдир кылган: Рамазаны унар көнләп бүлгән. Беренче ункөнлек – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү көннәре. Ул көннәрдә ураза бик авыр бирелә, хәл бетә, баш авырта. Икенче ункөнлектә Аллаһ Тәгалә безне гафу итә, бу вакытта организм уразага ияләшә. Өченче ункөнлек ул – уттан котылу көннәре. Без фани дөньяда яшибез, алда безне мәңгелек тормыш көтә. 

Рөстәм хәзрәт, уразаның ункөнлекләре турында сөйләшкәч, шундый сорауны бирми кала алмыйм: җәмгыятьтә шундый фикер яши, уразаны башында, уртасында һәм ахырында өч көн тотучылар бар

- Аллаһның рәхмәте белән, мөфти хәзрәтебез бу сорауга һәрвакыт: “Дөрес, сез уразаны башында ун көн, уртасында ун көн һәм ахырында ун көн тотыгыз”, - ди. Аллаһ Тәгалә безне шулай яраткан: тәнебез ураза тота алмаячагын белми, без моны үзебез уйлап  чыгарабыз. Үзебезгә шундый – “Өч кенә көн тотам” дигән ният куябыз. Әгәр дә кеше белә торып, сәламәтлеге яхшы булып, өч кенә көн ураза тота икән, өч көн өчен савабын ала, калган тотмаган көннәре өчен гөнаһ ала. 

Бу хакта тулырак "Интертат"тан укый аласыз: ИНТЕРТАТ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X