Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сарымсак сабакларын ташлый күрмәгез!

    Көздән утырткан сарымсаклар, инде орлык өлгертергә теләп, сабак чыгарды. Русча аны «стрелка» дип атыйлар. Без, татарча, сабак, дибез. ("Сөембикә", Лилия Гәрәева)

    Сарымсакның башы зур булсын өчен, тулы бер боҗра ясаганнан соң, бу сабакларны өзеп алырга кирәк. Кемдер аларны ташлый, ә без шулардан сарымсак пастасы ясарга киңәш итәбез. Яшь бәрәңге белән дә тәмле булачак ул, яңа гына өзгән баклажан, ташкабаклар кыздырганда да куллана аласыз. Хәтта ипигә генә ягып та ашарга була.  
    Кирәк:
    1 кг сарымсак сабагы (стрелка);
    4 аш кашыгы шикәр комы;
    2 аш кашыгы тоз; 
    1 аш кашыгы лимон суты (аш серкәсе дә ярый);
    100 г үсемлек мае.
    Сарымсак сабагын юып, аз гына суын саркытырга һәм иттарткычтан чыгарырга кирәк. Шуңа шикәр комы, тоз, май, лимон сутын кушып болгаткач, 15–20 минутка дәмләнергә калдырабыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз. Ул 3 ай бик яхшы саклана. Озаграк сакларга теләсәгез, туңдыргычка куярга кирәк. 

    Реклама

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/sarymsak-sabaklaryn-tashlyy-krmgez

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: