erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тән тиресе ракны кисәтә

Үпкәдә яман шеш – онкология авыруларының иң киң таралган төре. Аны кайчагында тиредәге билгеләр буенча танырга мөмкин, дип Британия басмасы илнең мәгълүм бер медицина компаниясенең әйдәүче фармацевты Джулия Герринига сылтама белән ("Шәһри Казан").

 

Табиб аңлатканча, тиредәге билгеләр үпкә рагы вакытында иң еш очрый торган күрсәткеч түгел. Тик бу "сигналлар" яман шешнең башка органнарга таралуы яки дәвалаудан килеп чыккан нәтиҗә буларак күренергә мөмкин. Шуңа күрә тән тиресендәге үзгәрешләрне дәвалаучы табиб белән күзәтеп тору хәерле.

“Тән тиз күгәрсә, кабарып торган таплар барлыкка килсә, тире саргылт төскә керсә, кычыту көчәйсә, күзләр тирәсендә тимгелләр барлыкка килсә һәм йөзнең бер ягы даими кызарып торса, бу яман шешкә ишарә булырга мөмкин”, — ди Герринин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта ул тиредәге билгеләр һәм аның коры булуы кеше әле яман шеш белән авырый дигәнне аңлатмавын да искәртә. Әмма кеше каты ютәлли һәм канлы какрык чыга, сулыш алу начарая икән табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итү сорала.
Әгәр дә кеше төнлә йоклаганда каты тирли икән, ул вакытта канны, лимфомаларны тикшерергә кирәк. Чөнки каты тирләү лейкемиянең, лимфомнарда, сөякләрдә һәм бавырда яман шешнең беренче билгеләре булырга мөмкин икән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tn-tirese-rakny-kist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X