erid:2VtzquqpS7d
Том ям пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Том ям пешерү ЫСУЛЫ

Гөлназ Зарипова рецепты

Кирәк: 1 л тавык шулпасы, 150 г креветка, 150 г шампиньон гөмбәсе, 3–4 уртача зурлыктагы помидор, 1 баш суган, 2 теш сарымсак, бер кап “Том ям” пастасы, яшел тәмләткечләр, 1 банка кокос сөте, тәменчә тоз.

Шулпага креветка белән туралган гөмбәне салып пешерергә. Табада ваклап туралган суган, сарымсак, помидорны кыздырырга һәм шулпага салырга. Пешеп чыгар алдыннан кокос сөте һәм “Том ям” пастасын өстәп кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Табынга өстенә яшел тәмләткечләр салып бирергә. Рестораннардагыча тәмле аш әзер!

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85520/


Нет комментариев