erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Улым, әйбәт бизнес булырга тиеш, диде”

Ялкауланып ятмаучылар авыл җирендә дә уңышка ирешә Әгерҗе районы Гали авылында яшәүче Фархушиннар бүген сарымсак утырту белән мәшгуль. Ә алар аны берничә түтәл генә түгел, зур мәйданда – 50 сутый җирдә үстерә (»Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина ).

 

Ялкауланып ятмаучылар авыл җирендә дә уңышка ирешә Әгерҗе районы Гали авылында яшәүче Фархушиннар бүген сарымсак утырту белән мәшгуль. Ә алар аны берничә түтәл генә түгел, зур мәйданда – 50 сутый җирдә үстерә.

– Олы улыбыз Флюсның идеясе иде ул. Әйбәт бизнес булырга тиеш, сарымсак утыртып карыйк әле, диде. Узган елны беренче тапкыр гына үстердек. Әйбәт уңыш алгач, быел да бу эшне дәвам итәргә булдык, – дип сөйләде безгә Гөлчирә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фархушиннарның үз фермер хуҗалыгы бар. Күп еллардан бирле печән һәм иген үстерәләр. Алардан аермалы буларак, сарымсак, әлбәттә, кул көчен күбрәк таләп итә. Утыртыр алдыннан сарымсак тырнакларын аерырга, җәй көне укларын өзеп чыгарга, чүбен уташырга, трактор казып алгач, җыеп урнаштырып барырга берничә кеше кирәк. Авыл кечкенә булгач, ярдәмчеләрне күрше авылдан чакыралар икән. 

Үсемчелектән тыш, күп итеп маллар да асрыйлар.
– Авылда яшәгәч, гомер-гомергә терлек асрадык. Электән үк абзарда ике-өч сыер, ун-унбиш баш үгез тоттык. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дип юкка гына әйтмиләр. Шул сөт, ит саткан акчага балаларны укыттык. Үзем дә, ирем Флюр да колхозда фермада эшләдек. Колхоз беткәч, иске ферманы алып төзекләндердек тә малларны шунда асрый башладык. Бүген маллар саны 35кә җитте. Быел әле сөт бәяләре ярыйсы, 28 сумнан тапшырабыз. Үзебезнең эшкәртергә вакыт калмый, сөт җыючыларга гына бирәбез. Күпләп асраганда, мал тоту үзен аклый. Кырларны эшкәртә торган техникаларыбыз да үзебезнеке. Печәнен, ашлыгын да үзебез әзерләгәч, бик авыр дип әйтеп булмый. Ягулык, ашлама бәяләре генә кыйммәтләнде. Эшләмичә дә утырып булмый. Тырышканыңның әҗерен күрми калмыйсың, – ди Гөлчирә.  

Әңгәмәбез ахырында гына бал кортлары тотулары да билгеле булды. Боларның барысына да ничек өлгерәсез дигән соравыма, улларыбыз Флюс белән Илсур, киленнәребез дә бик булыша, авыл җирендә ялкауланып ятып булмый, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X