erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Зөлхиҗҗә аен ничек уздырырга?

Мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Чөнки ул – һиҗри календарьның соңгы ае. Тулы бер елга йомгак ясый, яңа елга кергәндә чистарыну, гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, яңа планнар кору ае. ("Ватаным Татарстан")

Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына җибәргән бер рәхмәте-бәрәкәте бу: ел изге Хаҗ кылына, корбан чалына торган Зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана. Игелек кылыйм дигән кешегә хәрәкәте, әҗер-савабы әйтеп бетергесез күп аның.

8 июль — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла.

9 июль — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

8, 9, 10, 11, 12 июль — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан атала. Бу айларда билне кысыбрак буарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк.

«Кызыл таң»

Чыганак https://vatantat.ru/2022/06/85865/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X