erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 сентябрьдә линейкага тезелү булмаячак

Быел ул башка форматта узачак.

Быел 1 сентябрьдә традицион мәктәп линейкалары булмаячак. Тантаналы чараның форматы коронавирус аркасында үзгәрә. Бу хакта “Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөнья мәгариф системасы өчен чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр” халыкара конференциясендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
“Без аларны аз гына башка форматта уздырачакбыз, әмма укучылар мәктәпкә киләчәк, без укытучылар мәктәпләргә килер һәм белем бирү процессы башланыр дип өметләнәбез”, — дип министрның сүзләрен китерә ТАСС.

Шул ук вакытта ведомство җитәкчесе 1 сентябрьнең ничек узачагын әлегә ачыкламый. Аның сүзләренә караганда, яңа уку елы яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен барлык хәвефсезлек таләпләрен исәпкә алып башланачак. Шул ук вакытта, Мәгариф министрлыгының көндезге уку форматыннан баш тартырга нияте юк.
Фото: activityedu.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/1-sentyabrd-lineykaga-tezel-bulmayachak-359080/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X