erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

3 ел элек бу көнне Хәния Фәрхи якты дөньядан китте

Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн булганда – 27нче июль көнне татар халкы тагын бер мәртәбә зур югалту кичерде. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр күпләрне өнсез калдырды. Аңа әле 57 яшь кенә иде.

Гаҗәеп эссе ул көнне Хәниябез белән хушлашу башта туган ягында булды. Нәкъ шул сәгатьләрдә ирләр дә елады, Тәтешленең мәгърур наратлары да сыктады шикелле...

Әнисенең үлеме турында җырчының кызы Алия болай дип хәтерли.

"Ул әнисе янына, Башкортстанның Тәтешле районына кунакка кайткан иде. Шалтыратып хәл белешкәндә бер дә сәламәтлегенә зарланмады, әйтмәгән булган бит ул аны, безне борчымыйм, дип уйлаган. «Менә, җиләк җыябыз әле, тегендә, монда бардык әле», – дип кенә әйтте. Аның берничә көн алдан да хәле начар булган инде, бу хакта мин соңыннан гына белдем: әниемнең сеңлесе Фирүзә апа сөйләде. Больницаларны яратмый иде ул.

Сеңлесе: «Әйдә, табибка күрен әле», – дигәч, ул каршы килгән. Фирүзә апа әни белән бергә Казанга киләсе иде. Ире исә өйдә берүзе генә кала бит инде. Әни иртән иртүк торган да, «Тәк, Илшат өйдә үзе генә кала, әйдәгез теплицадан кыярлар җыеп керегез. Аңа ашарга пешереп калдырырга кирәк», – дигән. Аш пешергән, икенчегә ашала торган ризык әзерләп калдырган, хәтта ике банка кыяр да тозларга җитешкән. Шушы эшләрне эшләгәннән соң гына юлга чыккан алар.

Әни үләсе көнне аңа шалтыраткан идем. Безнең бер туганнарның туена барасыбыз булганга күрә, ул: «Менә хәзер Казанга кайтабыз», – диде. «Хәлләрең ничек?» – дим. «Хәлем бетеп-бетеп ала, туйда озак утыра алмам инде, җырлар җырларбыз, котларбыз да әкрен генә кайтып китәрбез», – диде. «Хәлең начар бит инде, туйга кайтып йөрмә әле син, үзебез генә барырбыз. Алсу янына (Хәния Фәрхинең төпчек кызы – иск.) Уфага бар, табибларга күренегез», – дидем. «Юк, Алсуга 4нче августта кайтам», – диде, чөнки аның ул көнне Уфада концерты булырга тиеш иде. «Мин Казанны сагындым, кызым, кайтам барыбер!» – диде дә, шуның белән телефонны куйдык.

Миңа әйткән соңгы сүзләре шул иде: «Мин Казанны сагындым!». Шулай итеп, әниләр сеңлесе һәм машина йөртүче белән бергә кайтыр юлга чыкканнар. Картый (Хәния Фәрхинең әнисе – иск) яныннан киткәндә әни гел елап аерылыша иде. «Әллә күрешәбез башка, әллә юк», – дип китә иде гел. Ә бу юлы «Ярар, әни, сау бул, күрешкәнчегә кадәр!» – дип кенә саубуллашкан, елмаеп-көлеп, яхшы кәеф белән чыгып киткән. Чыгып киткәндә картыйның утырткан чәчәкләре янына килгән дә, «Әнинең бер чәчәген урлыйм әле», дип, бер чәчәген өзеп алган.

Менә шулай акрын гына Казан юлына таба чыкканнар. Берничә чакрым гына үткәннәр дә, әнигә начар булып киткән. Сеңлесе әйткән: «Әйдә больницага барыйк әле, болай булмый!» – дигән. «Юк, нинди больница, арыдым мин сезнең ул больницаларыгыздан, мендәр бирегез миңа, мин йоклап кайтам, Казанга кадәр кайтып җитәбез», дип, әни каршы килгән.

Шуңа да карамастан, сеңлесе барыбер машинаны борып, больницага киткәннәр. Анда барып җиткәннәр, анда баргач та, әни: «Ник сез мине монда алып килдегез, минем хәлем начар түгел бит!» – дип әйткән дә, аңын югалтып егылган да. Табиблар бик озак реанимациядә көрәшкәннәр аның өчен, ләкин… Йөрәгендәге тромбы өзелгән. Шулай китеп барды..."

Чыганак: https://beznen.ru/basma/2017-31/heniya-ferhinen-kizi-ulese-konne-eni-kiyar-tozlagan/

Фото: https://go.mail.ru/redir

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X