27 июль 2020 яңалыклары
-
Хезмәт хаклары арта
1 октябрьдән хезмәт хакын индексацияләү 3,8% ка планлаштырылган иде. Әмма 2019 елда инфляция 3% тәшкил иткән, шуңа күрә окладлар нәкъ менә шуның кадәр генә артачак та инде . Әмма барысыныкы да түгел!
-
Бал да күп, уңыш та яхшы булыр
Кыш көне очрашканда Иске Кишет авылындагы танышым узган җәйдә 10нан артык умартасының агуланып үлүен ачынып сөйләгән иде.
-
Татарстанда 1000 гектарга якын мәйданда урманны торгыздылар
27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 850 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны яңадан торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минеральләштерү юлы белән кыйммәтле токымнар табигый рәвештә үссен, үсентеләрне саклау һәм табигый яңарту өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Атка утырып ул килеп чыгар кебек...
Айван авылының иң әйбәт, иң якты кешеләренең берсе Илдар Галиуллин вафат булган. Әлеге хәбәрне ишеткәч ничектер моңсу булып китте...
-
3 ел элек бу көнне Хәния Фәрхи якты дөньядан китте
Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн булганда – 27нче июль көнне татар халкы тагын бер мәртәбә зур югалту кичерде. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр күпләрне өнсез калдырды. Аңа әле 57 яшь кенә иде.
-
Миллион «откан» хатын-кыз акчасын югалткан
Соңгы вакытта инстаграмда танылган артистлар, блогерларның, конкурс үткәреп, бүләкләр яки зур суммада акча таратуы турында постлар еш күренә. Катнашу шартлары да гади: бүләк отар өчен аларның сәхифәләренә язылырга гына кирәк, ә оештыручылар җиңүчене махсус программа аша билгели.
-
Бу атнада йолдызлар ниләр фаразлый? (27 июль – 2 август)
Йолдызлар безгә ниләр вәгъдә итә соң?
-
1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләре арта
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
-
Әтисенең туган көнендә 11 яшьлек бала батып үлгән
Елга яр буенда үткәрелгән туган көн һәлакәт белән тәмамланган. Берьюлы өч бала баткан.
-
Татарстан мәктәпләрендә киләсе уку елына каникуллар графигы билгеле булды
РФ Мәгариф министрлыгы киләсе уку елына каникуллар графигын бастырып чыгарды.
-
Баласын полиэтилен пакетка салып, чүп контейнерына ташлап киткән
Мәскәүнең чүп эшкәртү заводында яңа туган бала гәүдәсе табылган. Сабыйны полиэтилен пакетка салып, контейнерларның берсенә ташлап киткәннәр.
-
Коронавирустан үлү куркынычын 12 тапкыр арттыра торган авырту билгеле
Калифорния университеты галимнәре төркеме тикшерү нәтиҗәләре буенча аның шикәр авыруы булуы ачыкланган.
-
Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады
26 июльдә “Казанка” хуҗалыгы Арча элеваторына беренче булып ашлык тапшыра башлады. Тәүге олауны Разих Хәмзин алып килде. Элеватор җитәкчелеге аңа бүләк тә әзерләп куйган иде.
-
Коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.