erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Мәрхүмнәрнең берсе — Чаллы шәһәрендә яшәүче 1941 елда туган. Ул 21 июньдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Тикшерү барышында табиблар аның COVID-19 һәм ике яклы вирус пневмониянең авыр формаларын ачыклый. Хроник авырулар авыруның хәлен катлауландырды. Ул 22 июньдә вафат булды.

1954 елда туган Яшел Үзән районында яшәүче бер ханым пандемиянең тагын бер корбаны була. Аны 5 июльдә Яшел Үзән район хастаханәсенә озаталар. Җитди хроник авырулар дәвалау процессын катлауландырды. Нәтиҗәдә, 13 июльдә авыру үлә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», — дип билгеләде Лилия Галимова. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X