erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бал да күп, уңыш та яхшы булыр

Кыш көне очрашканда Иске Кишет авылындагы танышым узган җәйдә 10нан артык умартасының агуланып үлүен ачынып сөйләгән иде.

Бал кортларының агулануы турында башка урыннарда да ишетергә туры килде. Әйбәт кышлап чыккан корт семьясы җәй башында көчәеп, инде бал белән сөендерә дигәндә бер-ике көндә юкка чыгуы умарта өчен зур югалту.

Быел Мөрәле авылы янындагы ике басуга рапс чәчеләсен белгәч бал кортларына башка җирләрдәге кебек зыян килмәсме дип, борчылып йөрдем. Борчылулар юкка булган, башка елларга караганда күпкә артык бал суырттым. Кортлар рапска очты. Алар бал җыю белән бергә, аны серкәләндерделәр, күпмедер уңышын арттырдылар. Сарык та исән, бүре дә тук кебегрәк инде.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиевка хезмәтне дөрес оештырганы өчен Кесмәс буе умартачыларыннан зур рәхмәт!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исламгали Миңһаҗев

Редакциядән: Рөстәм Харис улының үзе белән дә элемтәгә кердек. “Без препаратларны рапс чәчәк атканчы сиптек, – диде ул. – Болай эшләгәндә бал кортларына зыян килми”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X