erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады

26 июльдә “Казанка” хуҗалыгы Арча элеваторына беренче булып ашлык тапшыра башлады. Тәүге олауны Разих Хәмзин алып килде. Элеватор җитәкчелеге аңа бүләк тә әзерләп куйган иде.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

– Арышны турыдан-туры суктырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Комбайннан гына бушаткан ашлык бу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бөртекләр арасында бер генә чүп үлән орлыгы да күрмәссең. Арышны  пар җирләрендә чәчәләр, технологияне үтәгәч бернинди химикатлар да кулланасы юк.

– Элеккеге тегермәнне төзекләндереп пекарня ясыйбыз, экологик чиста ипи пешерәчәкбез, – ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X