erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Атка утырып ул килеп чыгар кебек...

Айван авылының иң әйбәт, иң якты кешеләренең берсе Илдар Галиуллин вафат булган. Әлеге хәбәрне ишеткәч ничектер моңсу булып китте...

Фотода Илдар абый яшел түбәтәйдән. янында хатыны Рауза апа.

Быел 26 сентябрьдә Илдар абыйга 80 яшь туласы иде. Юбилеен үткәрергә сөйләшкән булганнар.

Ә 31 июльдә Рауза апа белән бергә яши башлауларына 55 ел буласы иде. кызганыч, ул көн җидесенә туры килә....

Без аның белән балык хуҗалыгы төзелгән еллардан таныш. Мин үзем дә 1968 елда балык хуҗалыгында эшләп алдым. Директоры, шулай ук якты кеше булып истә калган. Валентин Иванович Осин иде. Арча күлләренә беренче балыкларны без бергәләп җибәрдек.

Айван авылыннан килеп эшләүче Илдар Галиуллин бригадир иде. Күп авыл кешеләре белә иде аны. Чөнки күл араларындагы печәнне бүлеп бирәләр иде. Илдар абый җайлап кына бригадир таягы белән өлешләп бүләр, ара-тирә хәлне белеп китәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңрак ул “Власть Советов” совхозында (Айван, Төбәк-Чокырча) азык әзерләү буенча җаваплы кеше итеп билгеләнде. Ул вакыттагы  директор Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов аны бик җылы итеп искә ала. “Әлеге эшне яратып, җиренә җиткереп башкарды”, – ди.

Авыл халкы да аңа рәхмәтле. Ат белән  бакчаларын сукалап, бәрәңге утыртып биргән. Район, авыл ат чабышларында Илдар Галиуллинның аты 1нче килер иде. Шушы көнгә кадәр ат асрады ул. Аның атлары шәп, ялтырап торыр иде. Тыныч, сабыр, кешелекле кеше иде Илдар абый. Урыны җәнәттә булсын!

Астагы фотоларда сабантуенда Илдар абый атында Айваннан Миңнуллин Рафик. Клуб мөдире Гөлзилә белән Рәфкать улы. Рафик армиягә киткәч кызлары Айзилә Илдар абый атында чапты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X