Татарстан мәктәпләрендә киләсе уку елына каникуллар графигы билгеле булды
РФ Мәгариф министрлыгы киләсе уку елына каникуллар графигын бастырып чыгарды.
Расписание нигезендә, укулар 1 сентябрьдә башланып, 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар мәктәпкә кабат 9 ноябрьдә барачак һәм укулар 24 декабрьдә тәмамлана.
Киләсе елга килгәндә, Яңа елдан соң укулар 11 гыйнвардан 24 мартка кадәр билгеләнгән. Дүртенче чирек исә 5 апрельдә башланып, 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шул рәвешле, көзге каникуллар 8 көн булачак (1-8 ноябрь), кышкылары 17 көн (25 декабрь-10 гыйнвар), язгы каникуллар 8 көн (28 март-4 апрель).
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstan-mktplrend-kilse-uku-elyna-kanikullar-grafigy-bilgele-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев