Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баласын полиэтилен пакетка салып, чүп контейнерына ташлап киткән

    Мәскәүнең чүп эшкәртү заводында яңа туган бала гәүдәсе табылган. Сабыйны полиэтилен пакетка салып, контейнерларның берсенә ташлап киткәннәр.

    Ул пакет күпме вакыт ятуы һәм калдырып киткәндә малай исән булганмы, юкмы, ансы билгеле түгел. Тулы контейнерларны махсус чүп машинасына төяп, эшкәртү заводына илткәч, хезмәткәрләр яңа туган бала гәүдәсенә тап булалар.
    Сабыйның үлгәненә бер тәүлек чамасы, мәетен моргка җибәрделәр, дип әйткәннәр хокук саклау органнарында. Кендеге һәм "чүбе" белән ята иде, 20-23 атналык бардыр,  дигәннәр. Хәзер полиция баланың әнисен эзли. Поликлиникалардагы хатын-кыз консультацияләреннән, бала табу йортларыннан мәгълүмат алалар. Кәккүк ана баласын тудырганнан соң, бәлки табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндер, дип яза "Өмет" газетасы.

    Реклама

    Фото:https://pixabay.com/ru/
     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sabyen-polietilen-paketka-salyp-chp-konteyneryna-tashlap-kitkn

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: