erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аңа бары тик 70

40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.

Бәхетне мизгелләрдән тора дисәләр дә, килешеп бетәсе килми. Әйтик, укытучылар өчен укучылары белем алган дәвердә генә түгел, еллар узгач та хөрмәт итеп яшәсә, шул бәхетнең дә бәхете түгелмени?! Ә бу мизгелле генә бәхет түгел инде! Филарит Мөнир улы андый бәхет хисен гомере буе кичереп яши.

40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.

Зал шыгрым тулы. Тамашачы арасында күбесе Филарит Мөнир улының хезмәттәшләре, элеккеге, бүгенге укучылары, дуслары, туганнары, сабакташлары, төркемдәшләре. Алар залда гына түгел, сәхнә артында да шактый: кырык эшләрен кырык якка ташлап якын кешеләрен котларга килгән. Әнә, укучылары. Алар инде бүген тормышта үз урынын тапкан. Арча педагогика көллиятендә укыган елларын, биредә туплаган тормыш тәҗрибәсенең, мөгаллимнәре Филарит Гасыймовның киңәшләренең һәрвакыт күңелләрендә йөрүен, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгалар, Филарит абыйларының туган көнен котлап җыр бүләк итәләр. Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Әбри Хәбриев, Зәлия Гайфуллина, иҗатташлары Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Данис Гайфуллин...

Сугыштан яраланып кайтып, кулы эшләп бетермәсә дә, улына үрнәк булган Мөнир абыйның сәләте улына да күчкән. 4 яшендә гармун күреген тарта башлаган бәләкәй Филарит үсә төшкәч тәмам гармун белән “җенләнә”. Артык мавыгып китеп, хәтта укуында “аксый” башлагач, укытучылар орышып, өйдәгеләре гармунын яшереп куеп та караганнар. Тик алгысыган күңелне бикләп куеп буламыни?! Табып ала да, тагын уйный башлый. Гармун уйнарга да өйрәнә, укуда да алдыра. Ә моңга тартылган күңеле егетне мәктәптән соң Алабуга мәдәни-агарту училищесына алып китә. Оркестр бүлеген уңышлы тәмамлап, Баландыш авылы егете хезмәт юлын Саба мәдәният йортында башлый. Анда эшләгәндә Фәрит Хатыйпов, Нәҗип Бәдретдинов белән дуслашып ала һәм дуслыклары бүгенгәчә дәвам итә. Гомер бәйрәменә алар белән бергә композитор Фәрит Хатыйповның тормыш иптәше Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина да кайткан. Алар дусларын котлап җырларын бүләк итте. Нәҗип Бәдретдинов оештырган “Җырлыйк әле!” телевизион тапшыруның язмышында да Филарит Гасыймовның өлеше бар икән, Нәҗип абый тапшыру ачу турындагы хыялын Филарит дусты белән уртаклашкач, ул аңа төпле киңәшләрен биреп, алга әйди. Ә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов белән Казан Дәүләт педагогика институтына укырга кергәндә танышалар һәм шул дуслык җебе бүгенгәчә нык булып сузылган. Филарит дустының Арчага кайтып укыта башлавына да Айдар дусты сәбәпче, ул “кодалый”, гаилә корганда да гармунын асып, дустының шатлыгын уртаклашырга иң беренче Айдар дусты килә. Филарит абый яшьлек дуслыгына тугры калып, төркемдәшләре, яшьлек дуслары белән бүген дә аралашып, ярдәмләшеп яши.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балачагында әтисе әйткән сүзләрне бүген дә еш искә төшерә: “Өйрән улым, уйна, сәләтең балаларыңа, оныкларыңа да күчәр”. Ялгышмый Мөнир абый – бүген Филарит Гасыймовның уллары Фасил, Дамир  әтиләре кебек музыкант та, җырчы да, баянчы да, кызы Зиләнең кызы Зәлиләгә дә күчкән сәләт  — ул бабайсының көенә язылган матур җырын бүләк итте.  36 елдан артык таянычы, төп терәге булып яшәүче Сөмәясен тормыш юлдашы итеп сайлап ялгышмаган Филарит абый: ул көч биреп тормаса, бар күңелен иҗатка биреп эшли, уңышларга ирешә алмас иде.

Филарит Мөнир улы көллияттә эшли башлаганнан, Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән “Арча егетләре” халык вокаль ансамбленең аккомпаниаторы була. Шул тәҗрибәсе нигезендә үзе дә район Мәдәният йорты каршында “Арча бизәкләре”халык уен кораллары ансамблен оештыра. “Арча бизәкләре”нең төрле бәйгеләрдә яулаган уңышлары санап бетергесез. Аларның чыгышын чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез дә тыңлап юана, ансамбльне күз яшьләрсез карый, рәхмәт укып туя алмыйлар. Милли моң белән күңел түрендәге сагыну, әрнү хисләрен актарып ташлый шул аларның чыгышы. “Арча бизәкләре” җитәкчесе Филарит Гасыймовны котларга ерактагы милләттәшләребезнең берсе ерак Урал төбәгеннән үк кайткан. Мәмсә кызы, Татарстанның Уралдагы вәкиле, “Урал татарлары” конгрессы җитәкчесе Фәвия Сафиуллина белән Филарит Гасыймовның дуслыгына 30 елдан артык элек сукмак салынган. “Безне бәрәңге таныштырды”, — дип танышу тарихын сөйләде Фәвия ханым. Филарит Мөнир улы төркеме белән колхозга бәрәңге алуда ярдәм итәргә баргач фатирга аларга кергән булган. Язмыш дими ни дисең, Филарит абыйның туганнан туган энесе дә бүгенге көндә “Урал татарлары” конгрессында эшли икән.

Туган көн бәйрәмендә котлаулар да, бүләкләр дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Филарит Гасыймов гомере буе яшьлек илендә яши. Яшь буын белән аралашып көч алып, гомернең алга чабуы да сизелми. Ул гомер бары мәгънәле, уңышларга бай, рәхмәтләргә ирешүдән генә торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X