erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

«Аэрофлот» компаниясенең татар әдәбияты классигы Муса Җәлил хөрмәтенә аталган лайнеры әлеге исем бирелгәннән соң бүген Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан тәүге рейска кузгалды.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең федераль һәм Мәскәү хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Аэрофлот»ның герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелгән лайнеры рейска кузгала. 2019 елның декабрендә @rusminnikhanov (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Т-и иск.) авиакомпания җитәкчелегенә шундый инициатива белән чыккан иде. Һәм менә нәтиҗәсе!» - дип язган журналист.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газалиева шулай ук очкычка Советлар Союзы Герое исеме бирелү «Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына искиткеч бүләк» дип атады.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X