erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар - АСПКга нигез салучы

1990 елның җәендә бүгенге куәтле Арча кирпеч заводына (АСПК) нигез салына башлый.

 

 

“Ул чакта бүгенге АСПК урынында арыш басуы иде. Арышны урып сенажга салдылар да, кирпеч заводы урынына казык кагылды”, — дип искә ала 30 елга якын заводта баш инженер, техник директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рөстәм Вәлиуллин.

Чех проекты белән төзелгән завод 1996 елда сафка басып, июльдә беренче кирпечен чыгара башлый. Ә аңарчы, күп өйрәнергә, эшләргә, чит илгә барып тәҗрибә уртаклашып кайтырга туры килә әле белгечләргә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Басуга казык кагудан башлап, гомеренең 10 елга якыны өлешен кирпеч заводы төзү, ачу кебек авыр елларына багышлаган ул чактагы директор Рәфхәт Йосыпов тәҗрибәле, булдыклы, тырыш белгечләрен бүген дә хөрмәт белән искә төшереп сөйли: энергетик Фәнис Дәүләтгәрәев, электр цехы җитәкчесе Илдар Зиннәтуллин, автоматика буенча баш белгеч Илдар Бәдретдинов, баш технолог Рәшит Гайнуллин, баш механик Рәйхан Вәлиуллин, коммерция директоры Миннехан Сәгыйтьҗанов, баш хисапчылар Кадрия Сәгыйтьҗанова, Фаил Фәизов, баш икътисадчы Сәвия Кашаповна, кадрлар буенча белгеч Лидия Сафина... Һәммәсе партия вакытында тәрбияләнеп үскән, ни кушсалар шуны намус белән башкара торган буын.

АСПКның үткәне, бүгенгесе турында, анда озак еллар эшләгән хезмәткәрләр белән әңгәмәләр алдагы көннәрдә дә булачак. Сайтны карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X