erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алсу Мөхәммәтова: биредә бик тырыш кешеләр яши

Шушмабашта хисап җыелышлары һәрвакыт оешкан төстә, эшлекле шартларда үтә

Җитәкчеләрнең, белгечләрнең төпле чыгышларын рәхәтләнеп тыңлыйсың. Быелгысы да шулай булды. Баш зоотехник Ирек Сәләхов, баш агроном Ришат Шәрифуллин, баш инженер Самат Йосыпов, баш икътисадчы Фаил Котдусов, кадрлар бүлеге мөдире Ләйсән Кәримова үз өлкәләрендәге эшчәнлеккә анализ ясадылар, киләчәктә нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген үтемле итеп аңлатып бирделәр.

Хуҗалык соңгы елларда терлекчелектә алга таба зур сикереш ясады, дисәк тә ялгыш булмас. Җитәкче Рөстәм Хәйруллин  моны һәр кешенең тырышлыгы, инвесторның ярдәме белән аңлатты, барысына да рәхмәт әйтте.

Чыннан да, сөт җитештерүне ике тапкыр арттыра алган башка хуҗалык юк әле. Моңа яңа технологияләр кертеп эшләү нәтиҗәсендә ирешелгән. Азыкны әзерләгәндә үк сыйфатка зур игътибар бирелгән, сенажны районда иң беренче булып, үләндә витаминнар күп вакытта әзерләргә керешкәннәр. Илдус һәм Шекә бригадаларында өстәмәләр кушып әзерләнгән азык барлык фермаларга таратыла. Сыерга азык сөтенә карап бирелә.

2020 елда бер сыердан уртача 7681 килограмм сөт савылган, бу 2019 елдагыдан 712 килограммга артык. Сөтне югары сыйфат белән генә сатканнар.

 Игенчелектә дә бөтен шартларын китереп эшләргә омтылалар. Узган ел арышның гектарыннан – 40, арпадан 34 центнердан артык уңыш алганнар. Аммиак суын яңадан кертә башлаганнар, бер гектарга 72 килограмм минераль ашлама кертелсә, 2021 елда ул бер центнер чамасы булачак. Кыяктан тукландыру киң кулланыла. Орлыкларны яңартып торалар.

Быел 600 гектарда кукуруз һәм люцернага су сиптерә башлыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкның 100 гектар чәчүлек мәйданының энергия белән тәэмин ителеше – 207 ат көче. Район буенча – 288. 2020 елда 4 яңа трактор кайткан. Быел 3 ашлык комбайны, 1 азык әзерләү комбайны, 2 чәчү комплексы алырга җыеналар.

Быел зур сөтчелек комплексы төзи башлаячаклар, моңа кадәр дә терлек торак-лары төзү, төзекләндерүгә зур игътибар бирелде.

Эш шартлары әйбәт, хуҗалык хезмәтне саклауга зур игътибар бирә. Хезмәт хаклары, пай җирләре өчен исәп-хисаплар вакытында бирелә, кызыксындыру чаралары киң кулланыла.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов үзенең хисап чыгышында җиде авылда да халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте. “Северный” хуҗалыгының ярдәме зур, урамнарны кардан чистартып торалар, башка мәсьәләләр дә бергәләп хәл ителә.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова җирлектәге җитәкчеләргә хезмәтләре өчен район башлыгы исеменнән рәхмәт җиткерде, авыл җирлегенең алда торган мәсьәләләрне хәл итүдәге хезмәтен югары бәяләде. “Биредә бик тырыш кешеләр яши, ирешкән уңышларыгыз куанырлык, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз”, – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X