erid:2VtzquqpS7d
Анда кар көрәргә ярамый
Арча яңалыклары

Анда кар көрәргә ярамый

Бу көннәрдә бар да кар турында сөйли. Бер танышым әйтә, җитмәсә, каргалар да “кар, кар“ дип, кеше котыртып йөри, ди. Шаяра, билгеле

Икенче танышым сөйли: Мәскәүдәге малае анасына карны алып китүче булса бирерсең дип, 20 мең сум акча җибәргән...

Әйе, кышын кар ява инде ул, безнең ата-бабалар, уңыш ява дип, куанып йөрер иде. Ул бураннардан соң бөтен авыл халкы көрәк тотып урамга чыга, капка төпләрен, кое, чишмә юлларын ача, тауларны көри иде.

Ә менә Арча метеостанциясе җитәкчесе Татьяна Петрова быелгы кар әлегә 2024 елгыдан азрак, ди. 2024 елда 31 гыйнварга кар катламы 77 сантиметр булган, быел 63 сантиметр.

Метеостанциягә килеп керүгә стенада эленеп торган түгәрәк сәгатькә игътибар иттем. Ул туктап калганга охшаган – 5 тулып кына киткән. Ә мин килгәндә “безнең сәгать“ 8 тулып киткән иде. “Туктаган дип уйламагыз, – диде Татьяна Николаевна минем уйны сизенгәдәй. – Бу сәгать бердәм Бөтендөнья вакытын күрсәтә. 23 мартта ел саен Бөтендөнья метеорология көне, 1950 елдан Гидрометеорология көне билгеләп үтелә.

– Без барыбыз да һава торышы белән яшибез, – дип дәвам итә җитәкче. – Иртән торуга көннең нинди булуы белән кызыксынабыз, ничек киенергә икәнен чамалыйбыз. Болар бар да хәзер телефонда бар. Безнең метеостанция территориясендәге приборлар мәгълүматларның күбесен автомат рәвештә Казанга җибәреп тора. Без коллективта дүрт кеше, чиратлап тәүлек буе дежур торабыз. Һаваның кинәт үзгәрүе, көчле җил, давыл, томан, күз күреме турындагы мәгълүматларны үзебез тапшырабыз. Шуларга карап өч көнлек һава торышы турында фаразлар ясала һәм алар дөреслеккә туры килә.

Метеостанциянең территориясе зур, андагы приборларны да күрәсе килә. “Карга батудан курыкмасагыз чыгып карыйбыз“, – ди Татьяна Николаевна. “Минем урман-кырларда карны күп ерганым бар, аучы да бит әле мин“, – дим.

Татьяна Николаевна тар сукмактан сөйли-сөйли алдан бара. “Көрәп куйсалар булмыймы икәнни“, – дип уйларга өлгермәдем, “Безгә монда кар көрәргә ярамый!“ – дигән җавап ишеттем. Бактың исә, әлеге территориядә бар да табигый хәлдә сакланырга тиеш икән, кеше  кагылып аны бозарга тиеш түгел. Кар ява тора, син бары тик бер сукмактан гына йөрергә тиеш.

Татьяна Николаевна 1999 елдан бирле җитәкче булып эшли. Бераз истәлекле вакыйгалар турында да сөйләшеп утырдык. 1978 елгы ураган өлкәннәрнең хәтерендә иң хәтәр ел булып саклана. Җәй буе яңгыр яуды, ярты көн кояш, ярты көн яңгыр. Яздан үзенчәлекле булды ул ел. 1 апрельгә кар эреп бетте. Июнь ахырында котларны алган гарасат узды, агачларны, баганаларны аударды, түбәләрне алып ыргытты. Иген уңышы искиткеч шәп буласы иде, әмма күп басулар җыелмыйча калды. Бары тик “Искра“, “Игенче“ колхозлары гына ноябрь ахырында кар-буранда уракны тәмамлый алдылар.

Бу елның хикмәтләре декабрь ахырында 50 градустан арткан салкыннар белән тәмамланды. Чыпчыклар очып барган килеш үлеп егылып төшәләр иде. Өшүчеләр күп булды, чөнки бар халык җәяү ат белән йөргән еллар.

1972, 1981, 2010  еллар корылыгы да хәтердә. Бигрәк тә 2010 елгысы әле дә онытылып бетмәгән. “Еракларда янган урманнар төтене безнең районга да килеп җитте, – ди Татьяна Николаевна. – Ул турыда да хәбәр итеп тордык“.

Метеостанция хезмәте авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләнгән. Гидротехник кышын басуларга барып кар катламын, туң калынлыгын үлчи. “Казанка“, “Кырлай“ ширкәтләрендә аерым постлары да бар.

Белешмә
 12 февральгә карның калынлыгы 71 сантиметрга җиткән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев