erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аның терәге көчле

“Авылда иң матур капка төбе аларныкы”, – диделәр Иске Масрада Чулпан Һадиеваларның кайда яшәүләре турында сорагач

 

 

Шул “адрес” буенча киттек һәм туп-туры аларга килеп чыктык. Чыннан да, Чулпаннарның капка төбеннән андагы матурлыкка сокланмыйча тыныч кына үтеп китеп булмый. Менә алмагач. Кып-кызыл “алмаларын” үрелеп өзәсе килә. Зәңгәр күлдә ике аккош йөзә. Шунда җәйге кояш якты нурларын сибә. Шул кояш нурына сөенеп чәчәкләр елмая. Һәм, ышанырсызмы, юкмы, болар бар да пластик шешәләрдән ясалган.

– Агачны болыннан алып мендек. Алмаларына 60 шешә китте. Сальвия чәчәгенең бер-берсендә генә дә 45әр шешә. Аккошлар – 200әр, суы 260 шешәдән тора. Беренче елны шешәләрне чүплекләрдән җыйдык, соранып йөрдем, интернетта авыл төркеменә сорап яздым. Хәзер бөтен авыл җыя. Көздән үк китерә башлыйлар. Хыялым – тәвә кошы ясау, – диде Чулпан.

Гадәттә, кешенең өй эче белән кызыксынганым юк иде. Бу юлы түзеп кала алмадым. Чөнки капка төбеннән үк тәрәзәләргә эленеп куелган гөл чүлмәкләренә күзем төште. “Җәй буе бөтен җир чәчәк эчендә утыра”, – диде безнең янга чыккан Чулпанның кайнанасы Сания ханым.

Чәчәкләр өчен аерым бакчага кадәр бар. Төрләргә бүленеп аерым түтәлләр итеп утыртылган. “Кайнатам да матурлыкны ярата иде. Келәтне арткы якка чыгарып эшләтте дә, бу урыннан чәчәклек ясатты”, – диде Чулпан. Өй эчләре дә яшеллеккә күмелгән булып чыкты. Нинди генә гөлләр юк биредә. Ә тәрәз саен кына, яран гөл үсә. Чулпанның яраткан гөлләре.

– Гаиләм бу эшләремне хуплап кына калмый, ярдәм дә итә. Ирем Рөстәм, улларым Рәшит, Рәмзил һәм, әлбәттә, кайнанам Сания белән бергә тудырабыз бу матурлыкны. Ирләрдән башка булмый. Болыннан агач алып менәргә дә, һәр шешәне болтка утыртырга да алар кирәк. Кайнанам белән 25 ел бергә яшибез, бер эшемне дә хупламый калганы юк. Кайнатам да шундый иде, – ди Чулпан Һадиева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның бәхете йөзенә үк чыккан. Һәрчак елмая, йөзеннән нур балкый, якыннары турында сөйләгәндә горурлануын яшерми. 14 яшеннән фермада сыер сава кыз. Каникул вакытларында. Укучылар бәрәңге алып бетереп, укырга барганчы фермадан җибәрмиләр аны. Мәктәпне тәмамлагач та шунда кала ул. Кияүгә чыга, балалары туа. Ферма беткәч, мәктәпкә техничка булып урнаша, аннан клуб мөдире була. Анда да клуб тирәсен матурлыкка күмә.

– Ике ел инде ферма мөдире булып эшлим. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов чакырып алды, – диде Чулпан. – Фермага мотоцикл белән йөрим. 12-13 яшьтән үк “Минск” мотоциклына утырган идем. Мотоцикл җене кагылган инде миңа. Машина да йөртәм, анысы. Тик ул малайлар үскәч миңа бик эләкми генә.

Ул сөйләгәннәрне сокланып тыңлап тордым. Ничек өлгерә икән бу чандыр гына гәүдәле, кечерәк кенә буйлы ханым?! Фермага да чаба, өендә икешәр баш сыеры, үгезе, бозавы, шуның өстенә тавык-чебеше, бакчасы бар. “Өлгерәм. Минем терәк бик көчле”, – ди ул елмаеп һәм якыннарына ымлап. – Пазллар да җыям әле мин. Үләм инде шуңа. Булмаган вакытны да табам.

– Урамдагы матурлык кышын кар астында каламы?

– Юк, бөтенесен сүтеп алып куям. Икенче елны яңартып, буяп, яңадан эшлим. Быел бераз соңгарак калган идем, авылдашлар үзләре искә төшерә башлады. Шундый иҗади эшләр белән шөгыльләнү күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә, – диде Чулпан Һадиева.

Матурлык тудыручы ханым белән генә аралашырга барган идем. Ә нинди гаилә белән таныштым. Андый гүзәллекне күңелең тыныч, тормышың рәхәт булганда гына тудырып була шул. Чулпан үзе дә шул гөлләр кебек балкып тора икән, димәк, ул бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X