erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Аралашып яшәргә кирәк”

Арчада Саха Якутиядән Вилюйск улусы (районы) башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә рәсми визит белән сигез кешедән торган делегация булып китте. Араларында муниципаль берәмлекләр башлыклары, укытучылар да бар иде.

 

Иң беренче кунаклар район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар, аннан мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

–  Саха Якутия Республикасы территориясе 3 миллион квадрат километр. Бер миллион квадрат километрына кеше аягы басмаган да. Шунда барлыгы бер миллионга якын кеше яши. Әмма җир асты чыганакларына бик бай урын. Газның 86 проценты безнең районда табыла. Нефть чыганаклары җитәрлек күләмдә. Тик байлыклар, кызганыч, безгә эшләми генә. Сездә башкача икән. Татарстан алга киткән республикаларның берсе. Ул безнең республика өчен һәрьяктан үрнәк. Татарстан умартачылары ярдәме белән беренче тапкыр үзебезнең балны ясый башладык.  Шул ук вакытта безнең дә тәҗрибә уртаклашыр эшләребез бар. Бер-беребезгә якынрак булырга, аралашып яшәргә кирәк, – диде Сергей Винокуров.  

Аның бу сүзләреннән соң республика турында күбрәк беләсем килеп интернетта актарына башладым. Саха Якутия территориясенә биш Франция кереп утыра ала икән. Илдә иң зур уран чыганагы шунда. Алмаз, алтын да биредә табыла. 4400 метр озынлыкка сузылган Лена елгасы үзе генә ни тора. Моннан тыш, республикада 600 мең күл бар. Шуларның унысы 100әр квадрат километр мәйданны били. Табигате искиткеч матур.

Илшат Нуриев кунакларны үзебезнең төбәктә күрүенә шат булуы турында белдерде, район тормышы белән таныштырып үтте.

– Үзара хезмәттәшлек ике як өчен дә кирәкле чара. Районда максатчан 40 программа буенча эш алып барабыз. Ул төрле өлкәне үз эченә ала. Телебезне саклауга зур урын бирәбез.  Арча педагогика көллияте бар. Ул милли кадрлар әзерләү үзәге дә булып тора. Танылган шәхесләребез бик күп, алар белән горурланып яшибез, – диде ул. – Киләчәктә практика үтү өчен студентлар, тәҗрибә уртаклашу максатында укытучылар алышырга мөмкин. Бездә җәен “Без Тукай оныклары” дигән лагерь эшли. Сезнең балаларны да чакырабыз. Тәҗрибә уртаклашыр эшләребез бар һәм күп.

Очрашу Арча педагогика көллиятендә дәвам итте. Вилюйск районында да педагогика көллияте бар икән. Бездән аермалы буларак, аларда музыка белгечләре генә әзерләнми. Район башлыгы Сергей Винокуров та шул көллияттә белем алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Вилюйскка 385 ел. Себер өчен бу бик зур яшь. Салкын булса да, бик матур як. Төбәгебездә дөньяда бердәнбер булган мәгариф музее бар һәм анда барлык илләрнең букварьлары саклана. Без Арчада ике ел элек булып киткән идек. Шунда якут телендә букварьны алып килергә вәгъдә иттек. Бу юлы шул вәгъдәбезне дә үтәдек, – диде Сергей Николаевич.

– Бездә салкын, кышын 60 градус суык була. Хәзер бездә чын кыш инде, 30 градус салкын. 25 сантиметр калынлыкта кар ята. Өч ай коры һәм җылы җәй була, – диде Тасагар наслегы муниципаль берәмлеге башлыгы Семен Каратаев. – Климат ошамаса да, проблемаларыбыз бер икән. Бездә дә авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә. Юллар, төзелешләр алып барыла һәм башкалар. Үзебезнең горурланырлык шәхесләребез бар. Шуларның берсе якут телендәге букварь авторы Бөек Ватан сугышы ветераны, 68 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Игнатий Каратаев.

Игнатий Каратаевның туганы Якутск шәһәрендә якут телен укытучы Таисия Кулагина да делегация составында бар иде. Ул студентларны букварь авторы тормышы белән таныштырды, якут халык музыка уен коралы холоста уйнап күрсәтте. Ә Быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Тасагар урта мәктәбе директоры Семен Васильев Әлифба музее директоры Дамир Таҗиевка якут телендәге букварьны тапшырды.

– Безнең музейда бүгенге көндә 67 телдә букварь бар. Сезнеке – 68нчесе булды, – диде Дамир Таҗиев кунакларга шундый зур бүләк өчен рәхмәтен белдереп. – Бу истә калырлык тарихи мизгел.

Арча педагогика көллияте студентлары татарча җырлар һәм биюләр аша татар халкының костюмнары, бию хәрәкәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Соңыннан ерак Себер җиреннән килгән кунаклар Әлифба музеенда булдылар.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X