Арчада ярминкәләр гөрли
Сатуда нәрсә генә юк!
Иртәнге сәгать 7дә ярминкәләр гөрли иде инде! Ярминкәгә район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Үзе бер бәйрәм! Гармунчылар уйнап, үзешчәннәр җырлап, чәйләр кайнап, боткалар пешеп, коймаклар табаларда чыжлап тора. Кар кызы белән Кыш бабай да бар. Ашлык, печән, салам, бозаулар - сатып ал гына! Үзең соң үзең, нәрсә алдың диярсез! Борчак! "Северный" хуҗалыгыннан борчаклы аш пешерергә биш кило борчак алдым. 75 сум булды. Капчыгы белән дә алсаң була иде, машина белән килмәдем шул... Минем артта басып торган ханым бер капчык борчак, бер капчык кукуруз алам, җәйгә бройлерларга дип сөенеп калды.Бу ярминкә - хәйрия ярминкәсе. Ярминкәдән кергән акча иахсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына тотылачак. Арча агросәнәгать һөнәр көллияте кыр кухнясында учакта итле ботка пешерә. Теләгән кеше бушка ашый ала. Өстәл өстенә акча салу өчен пыяла банкы да куелган. Салалар. "Җиңү" төркеме волонтерлары 350 сумга лотерея билетлары сата. Аннан җыелган акча шулай ук СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәмгә китәчәк. Ярминкәдә бәйрәм рухы тантана итә. Кәчедән Рәдиф Шәйдуллин белән Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин уйнап та карыйлар гармунда! Алар янына тукталмыйча калып булмый. Янәшәдә Кәче мәктәбе директоры Гүзәл Әхмәтова һәм укытучы Эльмира Мөхәммәтшина мәж килеп чәй өстәле әзерлиләр. Арырак киткәч, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова җылыткыч өстенә яңа гына пешкән коймакларын куеп, суынмасын өчен өстен каплап, ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймаклар белән сыйлый. "Ак Барс" агрокомплексы (җитәкчесе Ленар Абдуллин) 1.5 л.сөтне 40 сумга гына сатты. Курса Почмак мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәлил Хәсәнов та шунда иде. Ул каен, пихта, нарат миннекләрен тәкьдим итте. Ашлык килосы 8 сумнан 15 сумга кадәр иде. "Казанка" агрофирмасы (җитәкчесе Айдар Сабиров) солыны, арпаны 8 сумнан, бодайны 10 сумнан сатты. " Курса МТСы" ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов: "Элек ярминкәгә килүгә капкадан ук печән, салам, ашлык, бозау сорап камап алырлар иде. Хәзер бөтен нәрсә бар шул. Өеңә китереп бирәләр", - диде. Салам, печән төягән шоферлар янына да тукталдык. "Печәнне алалар, саламны алучы юк", - диде алар. Арчада терлекне бик асрамыйлар шул хәзер. Итне кибеткә, базарга барып алырга гадәтләндек. " Кырлай" агрофирмасы килосы 25 сумнан бәрәңге алып килгән. КамАЗга ашлык тутырып алып килгән "Ашыт" хуҗалыгы (җитәкчесе Айрат Ибәтуллин) машинага зур итеп "Гөрләсен ярминкәләр!" дип язып элгән. Юлда да, ярминкәдә дә андый машиналарны күрү күңелле! "Игенче" агрофирмасы сөтне заманча "Молоковоз" машинасында алып килгән. Литры 40 сумнан. Кирәк кадәр ал! Машинадан агызып кына бирәләр! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев