erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада итекле хоккей уйныйлар (видео)

Бүген Арча стадионында традицион итекле хоккей турниры уза.

Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була,чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр уткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. 

Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быелгы турнирда  командалар саны тагын да арткан. Традиция буенча ел да катнашып килүче район администрациясе, мәгариф идарәсе, спорт мәктәбе,  эчке эшләр бүлеге командаларына Казаннан кайткан кунаклар һәм көрәшчеләр командалары да өстәлгән.

Әле турнирның иң кызган вакыты. Нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X