erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 5нче гимназиясенә 25 яшь

Арчаның 5нче гимназиясе чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Җуелмас белем тарихы, онытылмас истәлекләр барланды бу көнне.

Гимназиянең актлар залында мәҗлес табыны да корылган иде, концерт номерлары да куелды, берсеннән-берсе җылы котлау сүзләре дә яңгырады. Мәктәпнең педагоглар коллективы һәм барлык килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәмне 5нче гимназия директоры Нияз Муллахмәтов ачып җибәрде.

“Биредә бүген сабыр да, гыйлемле дә, һәрдаим ярдәмгә әзер олы шәхесләр җыелды. Гимназиядә хезмәт куйган һәм куючы укытучылар алдында башымны иеп, зур рәхмәтемне җиткерәм. Исән-сау булыйк!” – дип башлады ул чыгышын.

Башлангыч сыйныф укучылары котлау шигырьләрен яңгыратты, җыр-биюләр башкарды. Өлкән сыйныф укучылары да гимназиягә булган хөрмәтне нәфис сүз һәм җырлар аша ирештерде.

Килгән кунаклар да ихлас теләкләрен җиткерделәр. Беренче булып сүз район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллинага бирелде. “Һәр уку йортында да укытучылар һәм укучылар – иң зур кыйммәтләр. Бүген мин горурланып әйтә алам: гимназияне тәмамлаган укучылар үз урыннарын таба һәм районыбызның горурлыгына әйләнә. Чөнки биредәге укытучылар төпле белем һәм тәрбия бирә. Хөрмәтле коллегалар, сезнең һәр иртәгез елмаюдан башлансын. Дәресләрегез кызыклы һәм файдалы узсын”, – дигән теләкләрен җиткерде ул. Чыгышын тәмамлап, Зөлфия Кәлимуллина гимназиягә һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Гимназия коллективы укучыларның әти-әниләре белән һәрвакыт элемтәдә торып, кулга-кул тотынып эшли. Бәйрәмдә әти-әниләр исеменнән ТРның атказанган артисты Лилия Хәмитова чыгыш ясады. Рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткереп, матур җырларын яңгыратты ул. Шулай ук җырлы бүләкләр арасында Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар чыгышлары да бәйрәмне бизәде. Район мәдәният идарәсе җырчылары да матур җырларын бүләк иттеләр.

Килгән кунаклар арасында педагогика көллияте, Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, Боз сарае, спорт мәктәбе, мәдәният идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Һәркайсы гимназиягә карата соклану сүзләрен җиткереп, бәйрәм белән котлады.

 

  Тарих

Гимназия төзелеше 1990 елда башлана. 1996-1997 елларда бина эчен ясау эшләре алып барыла һәм районның күп кенә оешмалары бу эштән читтә калмый. Алар белән гимназия директоры вазыйфаларын башкаручы Наил Сәләхетдинов җитәкчелек итә. Тырыш һәм намуслы хезмәте белән белем йортының ишекләрен ачу өчен янып йөргән Наил Сәләхетдиновны ветеран укытучылар да, бүгенге укытучылар коллективы да яхшы гамәлләре, игелекле хезмәтләре өчен хөрмәт итә. “Авыр заманнарда төзелеш материаллары эзләү, бераз төзелгәннән соң, акча булмау сәбәпле, эшнең туктап торулары, “КамАЗ” белән бер чемодан акча алып Мари Иленә чыгып китүләр – барысы да бүгенгедәй хәтердә”, дип искә ала Наил әфәнде.

1997 елның 15 ноябрендә Арча районы администрациясенең 785нче номерлы карары нигезендә гимназия хезмәтен башлап җибәрә. Беренче җитәкчесе  Илгиз Миннебаев була. Гимназиягә 503 укучы һәм 92 хезмәткәр кабул ителә. Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Рәмзия Хәмидуллина, Халидә Фәйзрахманова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсирә Гыйльметдинова да әлеге елларда үз эшләрен башлап җибәрәләр.

“Моннан 25 ел элек 17 ноябрьдә гимназиядә беренче тантаналы линейка булды. Әлеге көнне безгә компьютерлар бүләк иттеләр. Нәрсә бу, аның белән нишлиләр? Беребез дә белмибез. Бер атнадан әлеге компьютерларны ничек кулланганны карарга тикшерү килә дигән хәбәр алдык. Әле ярый берсеннән-берсе акыллы балалар бар иде. Ничек итсәк иттек, Мәскәү кунакларына менә дигән дәрес күрсәттек ул чакта. Тик алда көткән яңалыклар янында бу сынау чүп булып тоелды безгә. Гыйнвар аенда 19 укытучы укырга һәм 13 укытучы декрет ялына китте! Ул вакытта дәресләрне ничек укытканны үзебез генә беләбез”, дип искә алды Рәмзия Хәмидуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа мәктәпне карарга һәрвакыт кунаклар килә, төрле районкүләм чаралар уздырыла. Ул вакытта районда актлар залы булган бердәнбер мәктәп була гимназия.

Гимназия үсешенә 2002-2006 һәм 2013-2021 елларда җитәкчелек иткән Фатыйх Хәкимуллин зур өлеш кертә. Талантлы укытучы һәм җитәкче педагогик коллективны һәрдаим үзенең яңа идеяләре белән канатландырып тора. “Гимназия коллективы һәм монда эшләгән елларым турында бары уңай сүзләр генә әйтә алам. Педагоглар белән бик тату эшләдек. Һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Беләсезме, ялга чыккач, әллә ниләр эшләрмен кебек, бөтен нәрсәгә өлгерермен кебек иде. Пенсиядә киресенчә бернигә өлгереп булмый икән”, дип уртаклашты ул.

2006-2008 елларда җитәкчелек вазыйфаларын Мансур Шиһапов башкара. “25 ел аз да түгел, күп тә түгел. Районда гимназиянең үз урыны бар. Ирешкән уңышларыгыз да санап бетергесез. Алга таба да яңа үрләр яулап, сәламәт булып, тынычлыкта яшәргә язсын”, дигән теләкләрен җиткерде ул. 2007 елда гимназиягә Татарстан Республикасы Президенты Гранты бирелә.

2008 елдан гимназия белән Шәфигулла Гарипов идарә итә. Биш ел хезмәт кую дәверендә гимназия, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләр яулый.  2009 елда  гимназия Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган республика бәйгесендә призер, 2012 елда ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәктәп яны тәҗрибә участогы бәйгесендә катнашып Дипломга ия була.

 

Гимназия бүген

Бүгенге көндә гимназиядә 808 укучыга 57 педагог белем һәм тәрбия бирә. Укулар ике сменада алып барыла.

Кайсы өлкәне генә алсак та, гимназия һәрвакыт алдынгы урында бара. Уку-укыту эше дә, тәрбия чаралары да, спорт һәм хезмәт тә югары дәрәҗәдә алып барыла биредә. 25 ел дәверендә ирешкән уңышлары, алган бүләкләрен, лаек булган исемнәрен бер язмада гына санап бетерү мөмкин түгел. Шушы вакыт эчендә бу гимназиядән 2054 укучы белем алып чыккан.

Тагын әллә ничә 25не каршы алырга язсын, хөрмәтле 5нче гимназия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X