22 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«Үз малаем булса да, күрә алмыйм. Көн саен талаш...»
Узган атнада Диләрә (исемнәрне үзгәртеп бирәм) елап шалтырата. Без аның белән күрше подъездларда яшәдек. Балачактан бергә уйнап үстек, бергә укыдык. “Кредит алырга булыш әле, акчам җитеп бетми, теге хайванга берәр бүлмә алып булмасмы”, - ди. Хайван дигәне ике ел элек армиядә хезмәт итеп кайткан улы Динар.
-
Татарстан халкына агач йортлар сатып алу өчен субсидия бирәчәкләр
Россия Хөкүмәтендә агач йортлар сатып алучылар өчен ярдәм чаралары әзерләнгән. Билгеле булганча, ташламалы программа 2018 елдан эшли башлаган иде.
-
Арчалар «Бала хокук даирәсендә» республика бәйгесендә җиңде
Җиңүчеләр кемнәр?
-
Районда комиссия утырышы узды
22 ноябрьдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне килештерү буенча комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
-
«Тоннель» барышында Арча юлларында ничә исерек шофер тотылды?
Рейдлар дәвам итә.
-
«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты.
-
21еннән 27сенә кадәр дәвам итә
Сак булыгыз
-
Йошкар-Олада узган иҗат бәйгесендә яшь райондашларыбыз җиңүләр белән кайтты
19 ноябрьдә Йошкар-Оланың Республика татар мәдәнияты үзәгендә «Чулпан» I Төбәкара балалар үзешчән иҗаты бәйгесе узды. Бәйгедә Мари Иле, Татарстан, Чувашия Республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләреннән килгән талантлы балалар, коллективлар, аерым башкаручылар, дуэтлар, триолар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, бәйгедә актив катнашып, лаеклы урыннарга ия булдылар.
-
Йод җитмәү нинди авыруларга китерергә мөмкин?
Безнең төбәктә яшәүчеләргә йод җитмәү – гадәти хәл. Ләкин бу гади проблема түгел. Йод дефициты төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Сәламәт кешегә авыруны кисәтү өчен йодка бай ризыклар белән туклану да җитә, ә менә кайбер төр категория кешеләргә составында йод булган препаратлар куллану – мәҗбүри. Болар хакында эндокринолог, табиб Наталья ДРУЖКОВА белән сөйләштек. (Шәһри Казан, Эльвира Мозаффарова)
-
Синоптиклар Татарстанда буран булачак дип фаразлый
Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.
-
Эльвира Фазлыева: «Мәрхүмә кызымның әтисен яратсам да, кичерә алмадым» (»Интертат», Гөлназ Хәбибуллина).
ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева «Интертат»ка телевидениегә урнашу тарихын, тормыш юлы, гомерлек ярасы – кызы фаҗигасен сөйләде. Бүгенге вазгыять, татар эстрадасы турындагы фикерләре, киләчәккә уй-хыяллары белән дә уртаклашты.
-
Арчаның 5нче гимназиясенә 25 яшь
Арчаның 5нче гимназиясе чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Җуелмас белем тарихы, онытылмас истәлекләр барланды бу көнне.