erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йошкар-Олада узган иҗат бәйгесендә яшь райондашларыбыз җиңүләр белән кайтты

19 ноябрьдә Йошкар-Оланың Республика татар мәдәнияты үзәгендә «Чулпан» I Төбәкара балалар үзешчән иҗаты бәйгесе узды. Бәйгедә Мари Иле, Татарстан, Чувашия Республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләреннән килгән талантлы балалар, коллективлар, аерым башкаручылар, дуэтлар, триолар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, бәйгедә актив катнашып, лаеклы урыннарга ия булдылар.

"Нәфис сүз" номинациясендә Минашаева Эльза (укытучысы Ахунова Л.Г.) I дәрәҗә лауреат;
"Фольклор композициясе" номинациясендә "Бәллүр" коллективы (укытучысы Кочурова З.Г.) II дәрәҗә лауреат;
"Фольклор композициясе" номинациясендә "Әкият" театр коллективы (укытучысы Ахунова Л.Г.) II дәрәҗә лауреат;
"Халык уен коралларында уйнау" номинациясендә Салихова Алия, Шәрәфиев Камил, Зиннәтуллин Риназ II дәрәҗә лауреат, Хәбибуллин Райхан III дәрәҗә лауреат (укытучылары Яппаров И.И.);
"Вокал" номинациясендә Гарифуллина Зарина I дәрәҗә лауреат, Ибраһимова Ясминә, Ибраһимова Әминә II дәрәҗә лауреат (укытучылары Гәрәева Г.Р.), Әхмәдиева Гүзәл II дәрәҗә лауреат (укытучысы Хәбибрахманова А.Р.) исемнәренә лаек булдылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X