erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкына агач йортлар сатып алу өчен субсидия бирәчәкләр

Россия Хөкүмәтендә агач йортлар сатып алучылар өчен ярдәм чаралары әзерләнгән. Билгеле булганча, ташламалы программа 2018 елдан эшли башлаган иде.

 

Россия Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташламаны субсидиялиячәк. Агач йорт төзүчеләргә субсидияләр бирү өчен ел саен кимендә 300 млн сум акча юнәлдереләчәк. Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен, төзүчеләргә берничә таләпне үтәргә кирәк. Шулар арасында:

– җитештерү куәтләренең Россиядә булуын раслау;
– агач йорт комплектларына куелган прайс (бәяләр) булу;
– сатып алучы белән ташламаны килешүдә раслау.

Субсидия заводта җитештерелгән 3,5 млн сумлык әзер агач комплектларга кагылачак. Шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенә 10 проценты ташлама тәкъдим итәргә тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мондый ярдәм чаралары, гамәлдә булган карарлар белән берлектә, кешеләргә үз торакларын булдыру өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк. Шулай ук бу завод җитештергән агач йортларга булган ихтыяҗны, эш урыннарын һәм производстволарда мәшгульлекне саклап калачак, – ди бу җәһәттән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2022 елда кадастр учетына 1955 яңа агач торак йорт куелган. Шуның яртысыннан артыгы – 1128е – авыл җирлекләрендә. Бакчачылык өчен билгеләнгән җирләрдә – 495 йорт.

https://vatantat.ru/2022/11/97504/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X