erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча блогеры Илүзә

Блог, хайп, хейтер, свайп, гив, фуди, аватар, вайн, хештег, сторис... Сезгә бу сүзләр танышмы? Социаль челтәрләрдә “утырасыз” икән, кайберләрен булса да ишеткәнегез бардыр. Бүген, Интернет, социаль челтәрләр һәм гаджетлар заманында, һәрберебез көненә берничә тапкыр свайп ясыйдыр. Инстаграм социаль челтәренең сторисында экран буенча бармак белән шудырып җибәрү әнә шулай дип атала.

 

 

 

Югарыда саналган сүзләрне көненә күп тапкырлар үз эшчәнлегендә кулланучы Арча кызын инде берничә ай инстаграмнан күзәтеп барам. Түбән Курса авылында туып-үсеп, бүген гаиләсе белән Казанда яшәүче 20 яшьлек Илүзә – татар блогеры.

– Илүзә, ничек блогер булып киттең? Бүген ничә язылучың бар?

– Блогер булу теләге белән мин моннан 5-6 ел элек янып йөри башладым. Тик нәрсәдән башларга икәнен белмәдем. Ул вакытта әле блогерлар күп түгел иде. Шул чорда кызларга маникюр ясадым. Ясалган тырнакларны фотосурәткә төшереп, инстаграм битемә куя идем. Аннан соң барган җирләремне, пешергән ризык-

ларымны, дусларымны, табигатьне төшердем. Шулай итеп 6 меңгә якын язылучы җыелды. Менә инде бер елга якын мин үземне чын блогер дип саныйм. Төгәлрәк итеп, футблогер дисәң дә була. Чөнки мин төрле рецептлар белән бүлешүче Илүзә Илдарская булып танылдым. Блогыма ничек аш-су әзерләвемне, моннан тыш, башка яратып эшләгән эшләремне куям. Бүген минем 23300 язылучым бар. Бу төрле гивларда катнашу, татар блогерларыннан реклама алу нәтиҗәсе дә.

– Аккаунтың исеме кызык-лы. Илүзә Илдарская каян килеп чыкты?

– Минем әнием шигырьләр яза. Язган шигырьләре астына ул электән үзен Илдарская дип куя иде. Мәктәптә укыганда мин дә, әниемә кызыгып, дәфтәр тышларына үземне Илүзә Илдарская дип куя башладым. Илдар – әтиемнең исеме. Әниемнең әтисе дә Илдар. Шулай итеп, әлеге псевдоним икебезгә дә туры килде. Аккаунтымны да Илүзә Илдарская дип исемләргә булдым.  

– Нәрсә ул синең өчен блогерлык?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Беләсезме, моннан берничә ел элек блогер минем өчен буем җитмәслек зур кеше иде. Ул вакытта татар блогерлары белән дусларча аралашачаксың, дисәләр, ышанмас идем. Бүген мин үзем дә татар блогеры. Моның белән бик бәхетле. Блогерлык – ул минем эшем, яратып башкарган һөнәрләремнең берсе. Моннан тыш, минем тагын бер хоббием бар – ул светильник формасында чәчәкләр ясау. Буш вакытымда бу һөнәремне дә үстерергә тырышам. Эшләрем белән аерым аккаунтта таныштырып барам.

– Блогерлыкның нинди уңай һәм тискәре якларын атый аласың?

– Уңай ягы – дусларымның күп булуы. Бер белмәгән кеше дә кайвакыт шундый җылы сүзләр яза. Бу күңелгә бик рәхәт. Әллә кайларда яшәүчеләр белән күптәнге танышлар кебек аралашабыз. Тискәре ягы – ул хейтерлар. Кайберәүләр минем рецептларны алып, үзләренеке итеп үз битләренә куялар. Ясаган видеоларны үзләштерәләр. Андыйларга элек ачуым чыкса да, хәзер күз йомам, игътибар итмәскә тырышам. Һәр блогерны да начар итеп күрсәтергә теләүче “дуслары” була инде ул.

– Газета укучыларга һәм Инстаграм язылучыларыбызга әйтер сүзең бармы?

– Газета укучылар арасында минем аккаунтка язылучылар бар икән, минем белән булганыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Димәк, сез минем дусларым. Әле минем белән таныш булмау-

чыларны да үз аккаунтыма чакырам. @ildarskaya07_12 исеме астындагы блогымда якташларым күбрәк булса, мин бик шат булыр идем. Яңа танышларны, яңа аралашуларны бик яратам.

Игътибар: конкурс!

Инстаграм социаль челтәренең @ildarskaya07_12 аккаунтында бүгеннән конкурс игълан ителә.
Илүзә үзе ясаган чәчәкле светильникларның берсен уйната. Шартлары бик гади, сез алар белән соңгы посттан таныша аласыз. Барыгызны да бәхетегезне сынап карарга көтеп кала ул.                                       Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X