erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Арча педагогика көллияте ул – бренд»

Рәт-рәт тезелгән алмагачлар, Тукай, Ахунов, Мәһдиев сыннары, таш әлифба – көллияткә илтүче юлдан узганда хозурланмый мөмкин түгел.

«Көн дә шушы манзара белән очрашучы студентлар ничек татар җанлы булмасын», – ди Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова да.

Быел 90 яшен тутырган көллият максатларына тугры: милли мәгарифкә педагогик кадрлар әзерләү юлыннан тайпылмыйча, замана белән бергә атлап хезмәт итә, дип яза Ватаным Татарстан

– Арча педагогика көллияте ул – бренд. Бик сыйфатлы, актуальлеген югалтмый торган бренд. Безнең көллиятне тәмамлаучылар арасында мәгариф, сәнгать, идарә өлкәсендә зур казанышлар яулаган шәхесләр бихисап, – ди Гөлнара Гарипова. – Эшчәнлегебез һәрвакыт замана таләпләренә җавап бирә килде: яңа технологияләр белән эшләү, гимназия сыйныфлары (аларда 7 нче сыйныфтан ук белем алырга мөмкин, укучыларны махсус имтиханнар үткәреп кабул итәләр – ред.), күптелле белем бирү системасы, милли класслар – моңа менә дигән дәлил.

Бүген педагогика йортында белем алучыларның географиясе бик киң булуын да искәртте Гөлнара Фидаил кызы. Арчаның үзеннән булган студентлар якынча 22 процентны гына тәшкил итә икән, калганнары – Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Мамадыш, Ижау, Кырым һәм башка район-шәһәрләрдән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Педагогика көллиятенең тагын бер үзенчәлеге – «Әлифба» музее. Дөньяда бердәнбер. 1999 елда ачылган, Бөтенроссия музейлар реестрына кертелгән әлеге уникаль музейда 300гә якын төрле милләт әлифба үрнәкләре җыелган. «Әлифба»ның нәкъ менә Арчада ачылуының сәбәпләре шактый, ләкин төп сәбәп – 50 ел буена кулдан төшмәгән тәүге китап авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың кайчандыр педагогика көллиятенең мөгаллимнәре булуда. Музейда аларга багышланган аерым зал да бар.

– Музей белән кызыксынучылар шактый. Аеруча чит төбәкләрдән килгән кунакларыбыз арасында. Финляндия, Германия, Франция, Италия, АКШтан да кунаклар кабул итәбез, – дип сөйләде музей җитәкчесе Дамир Таҗиев. – Студентларыбызның исә экскурсовод булу нечкәлекләренә төшенү мөмкинлеге бар: теләге булганнарны 1 курстан ук экспонатлар белән таныштырырга өйрәтәбез.

 Лилия Гыймазова

"Ватаным Татарстан" газетасы рщсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X