erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча сәяхәтчеләре тундрага кадәр барып җиткән

Татарлар арасында чит җирләргә барып халыкның яшәеше белән танышып йөрүчеләр байтак.

Хезмәттәшебез Гөлзия Нәбиуллинаның улы Искәндәр белән килене җәй саен үз хутлары белән чит җирләргә чыгып сәяхәт итә. Эльза Нәбинең сәяхәтләре турындагы язмалары Интернет челтәрендә күп. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Райондашларыбыз арасында да бар андый сәяхәтчеләр. Арчада яшәүче Фәридә Фәйзуллина тормыш иптәше белән машинада хәтта тундрага кадәр барып җиткән, төньяк балкышын күрү дә насыйп булган үзләренә. 10 ел сәяхәт итәләр икән. Беренче тапкыр Интернет челтәре аша сәяхәт итүчеләр табып танышып юлга чыгып киткән булганнар. “Көньяк Уралны өйрәнеп беттек инде, нигездә, төньякка йөрибез. Аю да күргән булды, Таганай тавында яныбызга төлке дә килде. Гомумән, җәнлекләр еш очрый. Үзең тимәсәң, кешегә тими алар. Сәяхәткә чыгар алдыннан Интернет челтәрендә язабыз, шуны күреп кушылучылар да бар, үзебез дә төрле сәяхәтче төркемнәрен карап барабыз. Без кеше яши торган җирләргә бармыйбыз. Кайчак өчәр көн кеше очратмаган чаклар була. Нигездә, сәяхәт иткәндә Интернет, телефон тотмый, рәхәтләнеп ял итәбез. Чөнки бүгенге тормышта барлык уңайлыклары булган яшәү шартларына җайлашып беттек, сәяхәткә барып кайткач, ул уңайлыкларның кадере тагын да арта. Табигатьтән көч алып, эшкә дәрт белән әйләнеп кайтабыз. Үзебезнең машина белән йөрибез, ирем автосервиста эшләгәнлектән, машинаның төзеклеген тикшереп тора. Чыгып киткәнче иң элек маршрутны өйрәнәбез. Сәяхәт аз чыгым сорамый, әлбәттә. Без күп вакыт команда белән барабыз, юл һәм яшәү чыгымнарын бүлешәбез. Командада барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спортны, туризмны яратучылар. Авыр, кыен булмаган сәяхәтләргә балаларны да алып баргалыйбыз. Гомумән, мин балаларны актив яшәү рәвешенә өндәп үстерәм. Тик өлкән улым гына туроизм белән артык кызыксынмый, ул укый да, эшли дә. дөресен әйткәндә читкә чыгып китеп йөрергә вакыты да юк”, — дип сөйләде үзе булган җирләрне Инстаграм битендә күрсәтеп баручы сәяхәтче Фәридә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X