Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча урамнарында полиция тикшерә

    Бүген шәһәр урамнарында полиция хезмәткәрләре машиналарны һәм җәяүлеләрне тутктатып, кешеләрнең өйдән чыгу сәбәпләрен тикшерә. 

    Редакция хезмәткәре дә алар белән бергә рейдка чыкты. Фәнил Муллагалиев җитәкчелегендәге юл-патруль хезмәте Банк урамында машиналар һәм җәяүлеләрне туктатып, аларның өйдән чыгу сәбәпләрен тикшерде. Кешеләрнең күбесе шушы урамда урнашкан даруханәләргә килүләрен әйтте. Аларның сатып алган даруларын күрсәтүәрен дә сорадылар.

    Реклама

    Мондый кешеләргә беркетмә төзелмәде.

    Исегезгә төшерәбез: азык-төлек яки дарулар алу өчен кибет, аптекага чыгарга рөхсәт ителә. Эшкә йөрүчеләрнең махсус белешмәсе булырга тиеш. Моннан тыш электрон пропуск алып та өйдән чыгарга мөмкин. Бу хакта без сайтыбызда аңлаткан идек. Сылтамасы:

     http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-da-elektron-propusk-alyp-bula

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 2 апрель 2020 - 13:50
      Без имени
      Электрон пропускны бетен кешедэ ала белми бит э полиция хезмэткэрлэренэ килгэндэ эшлэрендэ Зур унгышлар